ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2021 ел
чәршәмбе

27 июль көненә Татарстанда COVID-19 авыруының 49 яңа очрагы теркәлгән. Аларның 1 се Актанышта.

18 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 31 кеше өйдә дәвалана.

География:

1. Казан – 30
2. Яр Чаллы-8
3. Актаныш – 1
4. Баулы – 1
5. Бөгелмә – 2
6. Тукай районы-7

Барлыгы 783 685 кеше вакцина ясаткан.


27
июль, 2021 ел
сишәмбе

Актаныш районы Хәрби комиссариаты контракт буенча хезмәт итүнең яңа төрен тәкъдим итә. әлеге контрактны хәрби хезмәттә булган һәркем төзи ала. 
Контракт төзегән гражданнар ай саен акчалата түләүләр алачак.
Хәрби сборлар чорында уртача айлык хезмәт хакын аңа хезмәткәрне җыеннарга җәлеп иткән дәүләт органы түли.
Хәрби җыеннарга чакырылган гражданнар әйберләр, туклану һәм югары квалификацияле медицина ярдәме белән тәэмин ителә.
Мобилизацион кеше резервында булу турында контракт төзү мәсьәләләре буенча яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Белешмәләр өчен тел.: 3-13-32 яки дежур. 3-13-35 хәрби комиссариат

Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә һәм ТР Яшьләр эшләре министрының урынбасары Ринат Садыков катнашында, Актанышта яшьләр сәясәте стратегиясенең үсеше һәм киләчәге буенча киңәшмә узды. Әлеге сөйләшүдә район башкарма комитетының соц. мәсъәләләр буенча урынбасары Л.Нурлыева, район мәгариф бүлеге, яшьләр эшләре спорт һәм туризм бүлеге, "Татмедиа" АҖ, район социаль яклау бүлеге, мәшгүльлек үзәге, эшмәкәрлеккә ярләм итү фонды, "Форпост" яшьләр оешмасы да катнашты. 
Төп проблема - авыл җирлегендә яшьләрне эшле һәм ашлы итү, торак мәсъәләләрен, ялларын хәл итү. Якын киләчәктә "Яшьлек" үзәге нәкъ шушы таләпләргә туры килгән, чын мәгънәсендә яшьләр өчен Үзәк булып ясалачак.


26
июль, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 29 июлендә, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча "кайнар линия" үткәрә.Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Россия Федерациясе Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре тулы мәгълүмат, хокукый консультация алырга, гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк.

"Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71.

WhatsApp номеры  +7 (939) 345-37-50.

Консультация вакыты: 09.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр.

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәмохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 27 июлендә көндез һәм кич белән урыны белән яшен, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бушулайукҗәмәгать транспорты тукталышларына, төзелепбетмәгәнбиналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юлбилгеләреннән, электрлинияләреннәнерагракторыргакирәк.

4. Зурагачларянындабулырга, шулайукаларянында автотранспорт куяргаярамый-җилөзгәнботакларзуркуркынычтудыра.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелепкилүче яки ремонтланаторганбиналарянындамондыйкуркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яшен вакытында:

  1. Әгәрдәсез, велосипедта яки мотоциклдаикән, яшеняшенләгәндә, хәрәкәтитүдәнтуктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.
  2. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
  3. Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.
  4. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
  5. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.


25
июль, 2021 ел
якшәмбе

Урып-җыю кампаниясенең бусагасында торганда, комбайнчыларыбыз теоретик белем буенча имтихан тотканнар иде. Аның шартлары буенча 25 сорауга дөрес җавап бирергә кирәк иде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәр хуҗалыкта булып иң-иңнәрне билгеләделәр. Бүген, районыбызның иң алдынгы 10 комбайнчысына район башлыгының премияләре тапшырылды. Үз эшләрен белгән, уңган-булган егетләр алар. Һәркайсысы да зур хезмәт юлы узган игенчеләр.


24
июль, 2021 ел
шимбә

Төп максат – район халкын эш белән тәэмин итү.

Бүген хакимияттә, район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә һәм “КамАЗ” заводының үсеш буенча директор урынбасары Ильдар Гыйльфанов, “Кузнечный завод” директоры Александр Чех һәм заводның кадрлар бүлеге җитәкчесе Роман Петрунин катнашында Яр Чаллы заводына эшкә урнашырга теләүчеләр белән очрашу узды. Әлеге сөйләшүдә эшкә урнашу тәртибе, эш шартлары һәм әлбәттә, һәркемне кызыксындырган сорау – хезмәт хаклары турында сүз барды.

“Кузнечный завод”та тимерчеләр бүгенге көндә 45-47 мең сум хезмәт хакы алып эшли. Тулы социаль пакет, өстәмә түләүләр һәм шартлар да каралган. Эшкә килгәннәргә яшәү урыны, ашату бушка. Кирәк икән атналык – дүшәмбедән җомгага кадәр эшләп, ялларны өйдә үткәрергә, кирәк икән вахта ысулы да бар. Бу очракта 28 көн эшләп, 21 көн ял итәсең. Бу очракта хезмәт хакын 63-65 мең сум вәгъдә итәләр.   


23
июль, 2021 ел
җомга

Җирлекләребезнең бүгенге яшәешенә һәм киләчәгенә багышланган айлык киңәшмәләрнең чираттагысы 22 июль көнне хакимияттә узды һәм ярты еллык нәтиҗәләргә багышланган иде.

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУ»


22
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Соңгы көннәрдә район җирлегендә пневмония һәм ОРВИ белән авыручылар саны арта. Шул исәптән Covid-19 инфекциясе белән авыручылар саны да югарыга үрмәли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International