Соңгы көннәрдә район җирлегендә пневмония һәм ОРВИ белән авыручылар саны арта. Шул исәптән Covid-19 инфекциясе белән авыручылар саны да югарыга үрмәли.
Ел башыннан коронавирус белән 81 кеше авырган. Шуларның 41е – пенсия яшендәгеләр. Июль аенда, әле яртысы гына узса да 16 райондашыбызда әлеге авыру расланган. Бу чаклы авыручылар саны соңгы тапкыр гыйнвар аенда күзәтелгән иде. Яңа ел бәйрәмнәре, озак яллар, кунаклар һ.б. нәтиҗәсе иде ул. Хәзер инде Сабан туйлар галәмәтедер дип уйлыйсы кала..jpg)
Хәер, бездә генә түгел, гомүмән ил буенча үсештә бара ул авыру. Соңгы көннәрдә генә пневмония белән авыручыларның саны дистәләр белән санала. Көн саен 4-5 кешене Яр Чаллы яки Минзәлә госпитальләренә озатабыз.
Әлегә район буенча 7010 кешегә вакцина ясалган. Тагын 6890 кешегә ясау ихтияҗы бар. Халык инде хәзер аңлап, белеп килә. Көн саен диярлек 100-200 кешегә вакцина ясала. Кайтканы бетеп бара. Бүген, ягъни 22 июль көнне районга тагын 1000 данә вакцина кайтырга тиеш.
Шушы бик күңелле булмаган вазгыятьләрне исәпкә алып хакимияттә, район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә, “Роспотребнадзор”ның Актаныштагы Яр Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе, полиция һәм хастаханә хезмәткәрләре катнашында киңәшмә узды. Район башлыгы халыкка мөрәҗәгать итеп саклану чараларын куллану зарурлыгын искәртте. Шулай ук җирлекләрдә массакүләм чаралар уздыруны туктату кирәклеген ассызыклады.
“Ел башыннан авырган 80ннән артык кешенең берсе дә вакцина ясатмаган. Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеге үзегеәнең кулларда. Шул ук вакытта җитәкчеләргә, авыл башлыкларына мөрәҗәгать итәм. Халыкны җыеп чаралар үткәрүне чикләргә кирәк. Шул исәптән сату урыннарында, кибетләрдә саклык чараларын онытмаска кирәк. Күреп торасыз, авыру әле чигенергә уйламый,” – дип искәртте ул.
.jpg)