Төп максат – район халкын эш белән тәэмин итү

2021 елның 24 июле, шимбә

Төп максат – район халкын эш белән тәэмин итү.

Бүген хакимияттә, район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә һәм “КамАЗ” заводының үсеш буенча директор урынбасары Ильдар Гыйльфанов, “Кузнечный завод” директоры Александр Чех һәм заводның кадрлар бүлеге җитәкчесе Роман Петрунин катнашында Яр Чаллы заводына эшкә урнашырга теләүчеләр белән очрашу узды. Әлеге сөйләшүдә эшкә урнашу тәртибе, эш шартлары һәм әлбәттә, һәркемне кызыксындырган сорау – хезмәт хаклары турында сүз барды.

“Кузнечный завод”та тимерчеләр бүгенге көндә 45-47 мең сум хезмәт хакы алып эшли. Тулы социаль пакет, өстәмә түләүләр һәм шартлар да каралган. Эшкә килгәннәргә яшәү урыны, ашату бушка. Кирәк икән атналык – дүшәмбедән җомгага кадәр эшләп, ялларны өйдә үткәрергә, кирәк икән вахта ысулы да бар. Бу очракта 28 көн эшләп, 21 көн ял итәсең. Бу очракта хезмәт хакын 63-65 мең сум вәгъдә итәләр.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International