Урып-җыю кампаниясенең бусагасында торганда, комбайнчыларыбыз теоретик белем буенча имтихан тотканнар иде. Аның шартлары буенча 25 сорауга дөрес җавап бирергә кирәк иде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәр хуҗалыкта булып иң-иңнәрне билгеләделәр. Бүген, районыбызның иң алдынгы 10 комбайнчысына район башлыгының премияләре тапшырылды. Үз эшләрен белгән, уңган-булган егетләр алар. Һәркайсысы да зур хезмәт юлы узган игенчеләр.