Җирлекләребезнең бүгенге яшәешенә һәм киләчәгенә багышланган айлык киңәшмәләрнең чираттагысы 22 июль көнне хакимияттә узды һәм ярты еллык нәтиҗәләргә багышланган иде.
Районда ел башыннан 134 бала туган, 227 кеше төрле сәбәпләр аркасында вафат булган. 51 гаилә язылышкан, 31 гаилә таркалган. Язылушычылар саны узган елга караганда 18 гә күбрәк. Хәер, таркалган гаиләләр саны да 7 гә арткан.
Үлем сәбәпләренә килгәндә, ел башыннан 84 кеше кан әйләнеше авыруларыннан, 27 кеше – онкология, 12 кеше – аш кайнату системасыннан, 9 кеше – сулыш алу һәм 10 кеше эндокрин системасы авыруларыннан, 54 кеше картаеп вафат булган. Яңалык буларак дип әйтимме, әллә замана таләбеме - үлем статистикасына коронавирустан вафат булучылар да өстәлде. Яртыеллыкта 4 райондашыбызны (июнь аенда 1 кешене) алып китте ул.
Арабыздан киткәннәрнең 37се эш яшендәге ир-ат һәм хатын-кызлар. Ел башыннан 5 райондашыбыз үз-үзенә кул салган. Шуларның берсе июнь аенда асылынып үлгән 1969 елгы Әҗәкүл кешесе. Әлбәттә, сәбәбен ерактан эзлисе юк. Гадәттә эчүчелекнең аяныч нәтиҗәсе бу. Үз-үзеңә урын тапмый, яшәү мәгънәсен хәмердә күргән һәм киләчәккә аек күзләр белән бакмаган кешеләрнең гомер ноктасы.
Ярты ел эчендә кулланган исерткеч эчемлекләрне барласак, бишектәге сабыен да, яулыклы әбисен дә исәпкә алып бүлгәндә 1 кешегә 5,86 литр туры килә ул. Кулланучыларның иң күбе Киров җирлегендә. Биредә 1 кешегә 10 литр туры килә. Чиләге белән дисәк тә була. Хәер, юл өстендә булганын исәпкә алсак тиеш кебек. 2 урында - Актаныш – 7,93 литр. Өченче урында 7,53 литр белән Пучы җирлеге. Усыда (0,19 л), Иске Айманда (0,89 л) бераз “тотыштыралар”. Ә Кәзкәй җирлегендә бөтенләй эчмиләр икән, сатмыйлар да. Хәер сатуда булмагач нишләсеннәр? Бәләбәй районыннан кертеп булмый бит инде.
Июнь ае нәтиҗәләре буенча Пар аккошлар сыны чуракай авыл җирлегенә канат какты.