ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Җирлекнең үзәк хәстәханәсенең бала тудыру йортын янәшәсендә, 23 апрель көнне шактый шатлыклык хакимлек итте. Язгы нурлы кояш та хәтта елмайган төсле тоелды.

23 апрель көнне, Иске Сәфәр авылы мәдәният йортында Донбасс халкына ярдәм йөзеннән "Мәрхәмәтле йөрәк" дип исемләнгән хәйрия концерты узды. Әлеге чарада районның 14 авылыннан килгән сәхнә осталары катнашты. Халык бик җылы кабул итте аларны. Өч сәгатьтән артык барган тамашадан соң, сәхнәгә менеп, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде алар.


23
апрель, 2022 ел
шимбә

22 апрель көнне "Пирамида" күңел ачу үзәгендә «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате яшьләр телевизион фестиваленең Гала-концерты узды. Тантаналы чарада Республикабыз Президенты Рөстәм Нургали улы да катнашты.


22
апрель, 2022 ел
җомга

Агымдагы вәзгыятьтә "кара кредиторлар"ның активлашуы сизелә. Банклар пандемия аркасында кризис фонында заемчыларга карата таләпләрне катгыйландырды. РФ Үзәк банкы мәгълүматларына караганда, бүген Россиядә һәр өченче кредит законсыз рәвештә бирелә.


21
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы ялгыз аталарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән законны ахыргы укылышта кабул итте.

40 меңнән артык татарстанлы квитанциянең басма версиясеннән тулысынча баш тарткан. Кәгазь квитанция аша түләргә күнеккәннәр еш кына мошенниклар тозагына эләгә. 

20 апрель көнне Актанышка Татарстан Диния назәрате җитәкчесе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин килде.


20
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген хакимияттә, район башлыгы Энгель Фәттахов, район башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева җитәкчелегендә Актаныш муниципаль районының хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясе утырышы узды.

20 апрель көнне мәркәзебез Казанда Бөтенроссия "Илһам" бәйгесенең йомгаклау этабы үтте.


19
апрель, 2022 ел
сишәмбе

25 апрельдән 15 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штраф күләме икеләтә арта.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International