Яр Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефонына баласына велосипед сатып алган кулланучы мөрәҗәгать итте. Хатын-кыз киңәш сорый: сатып алынган велосипедны алыштырырга мөмкинме - чөнки без артык биек велосипед сатып алдык, балага туры килми?
Бүген район хакимиятендә, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева җитәкчелегендә, район мәгариф идарәсе, социаль яклау бүлеге, Россия эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге, 103 нче янгын сакчылыгы бүлеге һәм башка җаваплы затлар катнашында балаларның җәйге ялын оештыруга багышланган брифинг узды.
Соңгы ике атна дәвамында Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенә 144 хәбәр кергән
Уңайсыз метеорологик күренешләр турында шторм кисәтү
Хөрмәтле гражданнар!Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:
Куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе
Татарстан Республикасы территориясендә
7 июнь, кич 8 июню 2022 ел түбәндәгеләр керде
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Яшен вакытында:
Әгәр дә сез, велосипедта яки мотоциклда икән, яшен яшенләгәндә, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.
Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов иҗат интеллигенциясе вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе активы белән очрашты.
Ел башыннан 5 июнь көненә кадәр Актаныш үзәк хастаханәсенә төрле симптомнар белән 2540 кеше мөрәҗәгать иткән. 862 кешедә коронавирус инфекциясе расланган.
Инде ел башыннан Татарстан сулыкларында батып үлүчеләр дә теркәлгән. Мондый бәхетсезлек очракларын булдырмау максатында Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район идарәсе су коенганда үтә сак булырга кирәклеге турында кисәтә.
Район башлыгы Энгель Фәттахов район муниципаль хезмәткәрләрнең волейбол буенча хатын-кызлар җыелма командасын хөрмәтләде. Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында Актанышта волейбол буенча турнирда район җыелма командасы 7 урынны яулаган иде. Әлеге турнирда 15 команда катнашты. Беренче өчлектә: Чирмешән, Кама Тамагы, Теләче районнары.
Җәйге каникул башланды, балаларның күбесе ялда, лагерьларда. Әти-әниләрне ниндидер сораулар борчый икән, түбәндәге мәгълүмат сезнең өчен.
Районда балалар ялы буенча “Кайнар линия” эшли башлады. Сорау-мөрәҗәгатьләрегез булса, эш көннәрендә 8:00 сәгатьттән 16:00 сәгатькә кадәр 8(85552)34495 телефонына хәбәргә чыга аласыз.
5 июнь көнне "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү аланында беренче агымның тантаналы ачу чарасы узды. Күңелле чарада район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашты.