Бүген район хакимиятендә, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева җитәкчелегендә, район мәгариф идарәсе, социаль яклау бүлеге, Россия эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге, 103 нче янгын сакчылыгы бүлеге һәм башка җаваплы затлар катнашында балаларның җәйге ялын оештыруга багышланган брифинг узды.
Быел 1200 гә якын бала мәктәп яны аланнарда, хезмәт, ял һәм сәламәтләндерү аланнарында ял итәчәк. “Бүләк” аланында 390 бала, шул исәптән чит регионнардан килгән балаларга ял оештырылды. Күпмедер дәрәҗәдә эпидемиологик чикләүләр гамәлдән чыгу сәбәпле, быелгы яллар күңелле сәяхәтләргә, чараларга бай булачак дип искәртте район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлнара Мусина.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова республиканың башка районнарында оештырылачак аланнар һәм форумнар белән таныштырды. “Сәләт” Халыкара яшьләр белем бирү форумында безнең районнан 61 бала катнашачак.
4 смена -МЕДИА-БИЛӘР форумы. 20 июльдән 26 июльгә кадәр утә.Ул «Сәләт» төбәк клублары активистларын, фән олимпиадалары, иҗади конкурслар, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм Россия Федерациясе субъектларының фәнни конференцияләрендә җиңүчеләрне, призерларны берләштерәчәк. 4 нче смена социаль медиа ресурслар белән эшләүнең актуаль инструментларына, шулай ук радио һәм телевидениенең эш нечкәлекләренә багышлана. Әлеге сменада безнең районнан 18 бала катнаша ,шуларнын 10 сы Гуманитар гимназия укучылары (аларга аерым квота килде).
5 смена (МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР-БИЛӘР форумы) 2022 елның 28 июленнән 1 августына кадәр гамәлгә ашырыла.Ул фән олимпиадаларында, фәнни конференцияләрдә, иҗади конкурсларда һәм спорт ярышларында җиңүчеләрне һәм призерларны берләштерәчәк. Әлеге смена кысаларында мәгълүматны нәтиҗәле эзләү һәм эшкәртүнең, инновацион продуктларны тормышка ашыру һәм ясалма интеллектны үстерүнең актуаль инструментларына багышланган профильле мастерскойлар һәм белем бирү мәйданчыклары планлаштырылган. Әлеге сменада безнең районнан 23 бала катнашачак.
6 смена (ЛИДЕРЛЫК БИЛӘР форумы) Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән берлектә оештырыла, ул 2022 елның 4 - 8 августында узачак һәм лидерлык сыйфатларын, һәм команда белән эшчәнлекне үстерүгә багышланачак.Смена программасы кысаларында төрле һөнәри өлкәләрнең: фән һәм сәнгать, иҗтимагый-сәяси эшчәнлек һәм спорт, мәгариф һәм бизнесның танылган лидерлары катнашында белем бирү сессияләре һәм остаханәләре планлаштырылган. Әлеге сменада безнең районнан 20 бала катнашачак.
Район социалҗ яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова һәм "Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Актаныш муниципаль районындагы "Игелек үзәге" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" җитәкчесе Дәния Касыймова районда социаль яктан куркыныч булган гаиләләр белән алып барылган эшнең торышы һәм җәйге ялларның оештырылуы хакында мәгълүмат җиткерде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар һәм полиция участок вәкилләре бүлегенең җитәкчесе подполковник Салават Котлыяров 1 июньнән гамәлгә кергән “Яшьүсмер” профилактик операциясе хакында искәртеп узды. Аның кысаларында ведомствоара рейдлар үткәрелә. Әлеге рейдларның максаты - балаларның караучысыз калуын кисәтү, алар тарафыннан хокук бозуларны булдырмау, елга-күл буйларында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен аңлату.
«Татарстан Республикасы буенча 15 нче ФПС отряды" ФГКУ 103 ПСЧ башлыгы Илназ Шәрифҗанов җәйге чорда сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү таләпләренә дә контрольне арттыру катгый куелганын һәм янгын куркуынычсызлыгы хакында искәртте. Ата-аналарга балаларны сулыкларга ялгыз җибәрмәү кирәклеген кабат-кабат кисәтте. Чөнки район тарихында күңелсез фаҗигале очраклар шактый. Сак булсагыз иде.
Актаныш авылы җирлегендә, җәйге челләдә халык агыла торган сулыкларның күбесе Актанышбаш авыл җирлегенә туры килә (Әҗәкүл, Ирмәш, Чөгәнә авыллары). Җирлек башлыгы Гадел Маликов әлеге сулыкларның рәсми рәвештә коенырга рөхсәт ителмәгәнлеге хакында искәртте. “Суга керү тыела” дигән аншлаглар да урнаштырылган. Әмма яр буенда ял иткән халык әлеге кисәтүләргә битараф кала һәм бу аншлагларны яраксыз хәлгә китерә. Һәрвакыт яңартып торырга мәҗбүрбез”, - дип ассызыклады ул.