Ел башыннан 5 июнь көненә кадәр Актаныш үзәк хастаханәсенә төрле симптомнар белән 2540 кеше мөрәҗәгать иткән. 862 кешедә коронавирус инфекциясе расланган. Шуларның 100дән артыгы балалар. Иң күп авыручылар гыйнвар, февраль айларына туры килә. Гыйнварда фильтр-бокска 273 кеше мөрәҗәгать итсә, февральдә 913 кеше килгән (440 кешедә ковид расланган).
Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсендә 9 кеше ОРВИ дан, 4 райондашыбыз Яр Чаллы инфекцион госпитальдә пневмониядән дәвалана.
Ел башынан 22 райондашыбыз коронавирустан вафат булды