Соңгы ике атна дәвамында Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенә 144 хәбәр кергән, 13 җинаять эше кузгатылган: 5 - урлашу, 2 - үтерү белән янау һб.
Административ хокук бозган өчен 21 беркетмә төзелгән6 5 се - җәмәгать урынында исерек хәлдә йөрү, 2 - кыйнау һб.
212 юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы, 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Исерткеч эчемлек кулланып мшина җилдертергә яраткан 5 райондашыбыз (Актаныш, Сәфәр, Ирмәш авылларыннан) машина йөртү хокукыннан мәхрүм калган һәм якын арада җәяүлеләр сафын тулыландырачак.