Биредә Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия - интернат укучылары һәм чит регионнардан: Мәскәү, Пермь, Саратов өлкәләреннән килгән балалар ял итә. Алар Актанышның гүзәл табигатенә, татар мөхитенә соклануын яшерми. "Биредә бар кеше дә татарча сөйләшә. Барсыда шундый ачык! Безгә бик тә ошый. Ерак юл узып шундый матур җиргә килербез дип уйламаган идек. Әлеге ялны оештыруда көч куйган һәркемгә дә ихластан рәхмәт!" дип белдерде Саратов өлкәсеннән килгән яшь милләттәшләребез.