ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2022 ел
шимбә

Хөрмәтле райондашлар, дин кардәшләр! Сезне изге бәйрәмебез - Корбан гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!


8
июль, 2022 ел
җомга

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәмохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 9 июлендә төнлә һәм көндез урыны белән яшен, көньяк-көнчыгыштан  көчле җил,  җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бушулайукҗәмәгать транспорты тукталышларына, төзелепбетмәгәнбиналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юлбилгеләреннән, электрлинияләреннәнерагракторыргакирәк.

4. Зурагачларянындабулырга, шулайукаларянында автотранспорт куяргаярамый-җилөзгәнботакларзуркуркынычтудыра.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелепкилүче яки ремонтланаторганбиналарянындамондыйкуркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яшен вакытында:

  1. Әгәрдәсез, велосипедта яки мотоциклдаикән, яшеняшенләгәндә, хәрәкәтитүдәнтуктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.
  2. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
  3. Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.
  4. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
  5. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Кадерле актанышлылар! Сезнең гаиләләрдә һәрвакыт үзара аңлашу һәм хөрмәт хөкем сөрсен. Сезгә тынычлык һәм татулык, нык сәламәтлек, иминлек һәм мәхәббәт телим. Гаиләләрегезне саклагыз һәм бәхетле булыгыз!


7
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

28 июньдә Дәүләт Думасы икенче укылышта күп балалы гаиләләрнең ипотеканы түләгәндә дәүләт ярдәменә хокукын ачыклаучы законнарга төзәтмәләрне кабул итте. Закон проекты балалары булган гаиләләр ипотеканы түләү өчен 450 мең сум күләмендә дәүләт түләвеннән файдалана ала торган шартларны билгели.

Дәүләт Думасы укытучыларны һәм педагогларны артык хисаплылыктан азат итә торган закон соңгы, өченче укылышта кабул итте. «Бердәм Россия» нең закон проекты Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Рособрнадзор тарафыннан хупланды.

Сабитовлар гаиләсе Татарстан Республикасының Актаныш районы Киров исемендәге совхозында яши. Алмас Шәйдулла улы һәм Венера Рәвис кызы 35 ел бергә гомер итәләр һәм 13 бала тәрбиялиләр, шуларның 8е тәрбиягә алынган балалар. Сабитовлар гаиләсе районның һәм республиканың иҗтимагый тормышында да актив катнаша.


6
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Ремонт эшләре планлаштырганда еш кына кирәкле әйберләрне артыгырак сатып алабыз. Чөнки теге яки бу материал җитмәгән очракта аны ашыгып эзләп чабасы булмый. Әмма бу өстәмә чыгымнар таләп итә һәм калган материаллар тиз арада кирәк тә булмаска мөмкин.

Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов бүген икмәк кабул итү предприятиясе, "Актаныш икмәк комбинаты" кулланучылар җәмгыяте һәм Яңа Әлем авылында урнашкан “Актаныш-икмәк” комбинаты эшчәнлеге белән танышты. 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International