Актанышта алтын, зөбәрҗәт һәм бриллиант туйларын билгеләп үтүче бәхетле парларны котладылар

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

Бүген Ленин паркының Пар балдаклар фонтаны мәйданында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган күңелле чара узды. Бар яктан да үрнәк булып, озак еллар бергә иңгә-иң терәп матур гомер кичергән, бриллиант, зөбәрҗәт, алтын туйларын каршылаган абый апаларыбыз хөрмәтләнде.
Юбилярларны район башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов тәбрикләде: Кадерле авылдашлар, хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне чын күңелемнән күркәм бәйрәм – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итәм! Еллар, чорлар дәвамында бергә гомер итеп, төрле вакыйгаларны кичергән, мәхәббәт һәм тугрылык саклап кала алган үрнәк гаиләләребезгә ихластан рәхмәтемне җиткерәм! Шулай ук әлеге бәйрәм көнендә аерым рәхмәт сүзләремне күп балалы ата-аналарга һәм тәрбиягә бала алып, аларга ярату, кайгырту, җылылык бүләк иткән гаиләләргә җиткерәсем килә. Балаларның үсүен күрү, аларның зур һәм кечкенә җиңүләренә сөенү хисенең бик зур хезмәт, сабырлык соравы һәм, шул ук вакытта, иң олы бәхет булуы сезгә башкаларга караганда да ачыграк билгеле. Сезнең гаиләләрдә һәрвакыт үзара аңлашу һәм хөрмәт хөкем сөрсен. Сезгә тынычлык һәм татулык, нык сәламәтлек, иминлек һәм мәхәббәт телим. Гаиләләрегезне саклагыз һәм бәхетле булыгыз! дип рәхмәт сүзләрен һәм теләкләрен җиткерде ул.
Киров авылында яшәүче Алмас һәм Венера Сабитовалар гаиләсенә һәм Иске Айман авылында яшәүче Тәхия һәм Мулланур Мәҗитовлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык» медален тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International