Район хакимиятендә Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов җитәкчелегендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, ликвидацияләү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы үтте

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

Район хакимиятендә Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов җитәкчелегендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, ликвидацияләү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы үтте. Атна ахырында район сулыкларында 2 фаҗига теркәлде. Җомга көнне 1979 елгы райондашыбыз "Актаныш басмалары" буасында батып үлде, ялларда саксызлык аркасында бер транспорт чарасы суга батты. Икенче очракта һәлак булучылар шөкер юк, ә менә буадагы фаҗига уйланырга мәҗбүр итә. Чөнки төзекләндерелгәннән алып 3 нче очрак инде бу. Комиссия әгъзалары буада саклык чаралары күреп, койма белән уратып алу зарурлыгын искәртте. Якын киләчәктә әлеге урын бар куркынычсызлык таләпләренә туры китерелеп ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International