Актаныштан Сабитовлар гаиләсе "Идел буеның уңышлы гаиләсе"конкурсында Татарстан Республикасының данын яклаячак

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Сабитовлар гаиләсе Татарстан Республикасының Актаныш районы Киров исемендәге совхозында яши. Алмас Шәйдулла улы һәм Венера Рәвис кызы 35 ел бергә гомер итәләр һәм 13 бала тәрбиялиләр, шуларның 8е тәрбиягә алынган балалар. Сабитовлар гаиләсе районның һәм республиканың иҗтимагый тормышында да актив катнаша.

            Сабитова Венера Рәвис кызы - «Ышаныч» клубының иҗтимагый лидеры. Тәрбиягә алынучы балаларның ата – аналары очен оештырылган «Йөрәкләр бердәмлеге» республика фестиваленең «Иң яхшы гаилә остаханәсе» номинациясендә җиңүче (2017 ел), Татарстан Гаиләләре фестиваленең «Гаилә тарихлары» номинациясендә лауреат (2021 ел), «Ата - ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга ярдәм итү үзәге «ДБУ зона конкурсының «Иң күңелле видеоролик» номинациясендә җиңүче (2021 ел), «Ел хатын-кызы» республика конкурсының "Хатын-кыз-ана" номинациясендә зона туры җиңүчесе (2021 ел).

            Сабитов Алмас Шәйдулла улы - тәрбиягә алынучы балаларның ата – аналары өчен оештырылган фестивальдә «Иң яхшы гаилә остаханәсе» номинациясендә җиңүче (2017 ел), «Гаилә тарихы» номинациясендә Татарстан Гаиләләре фестиваленең «Гаилә тарихы» номинациясендә лауреат (2021 ел), Татарстан Республикасы «Без бергә» төбәк иҗтимагый оешмасы «Минем һөнәрем-ата-ана» проекты кысаларында Татарстан Республикасының тәрбиягә алынучы балаларның ата-аналарының I республика слетында катнашучы (2018 ел).

            Венера Рәвис кызы Һәм Алмас Шәйдулла улы Татарстан республикасының "Тәрбиягә бала алучы ата-аналар ассоциациясе" нең актив әгъзалары. Алар төрле бәйрәм чаралары, семинарлар оештыручы һәм инициаторлары булып торалар.:

- җәмгыятьтә сыендыручы гаиләләрнең статусын күтәрү;

 -сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, ятим балаларны гаиләгә сыендыру;

 -ятим балаларның проблемаларын хәл итү;

-балалар йортларында тәрбияләнүче балаларның санын киметү һәм сыендыручы гаиләләр санын арттыру.

            Венера Рәвис кызы һәм Алмас Шәйдулла улы ятим балаларга үз җылыларын бирәләр, балаларга карата ата-ана мәхәббәтен җәлләмичә җиткерә беләләр. Күп балалы гаиләдә кечкенәдән мәрхәмәтле булу, бер-берсенә карата ярдәмләшү, бердәм булу һәм үз максатыңа ирешү тәрбияләнә. Сабитовлар гаиләсенең уңышы - бердәмлек һәм уртак иҗат. Балалар төрле конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашалар:

Галимова Лилия Константин кызы - «Бию-Мәйдан " муниципаль фестиваль-конкурсы җиңүчесе (2021 ел);

 Сибгатуллина Риана Руслан кызы - 16 яшь (2022 ел), «Россия символлары. Космик казанышлар» (2021 ел);

Сибгатуллин Арыслан Руслан улы - «Үзеңә ышан» республика балалар иҗаты фестивале лауреаты (2021 ел);

Бутаков Максим Алмаз улы - «Тере классика» Бөтенроссия яшь нәфис сүз осталары конкурсының муниципаль этабы призеры (2022 ел);

Бутакова Индира Алмаз кызы - " Россия символлары. Космик казанышлар» (2021 ел);

Сабитова Алинә Алмас кызы - «Гаилә барлык телләрдә» (2021 ел) Татарстан гаиләләре Фестивале кысаларында «Әти сүзе» конкурсы җиңүчесе.

            Сабитовлар гаиләсе төрле спорт һәм мәдәни чараларда актив катнаша. Барлык район һәм авыл чаралары Сабитовлар гаиләсе катнашында үткәрелә. Гаилә авылдашлары һәм район халкы өчен үрнәк булып тора.

Гаиләнең «тылсымлы " самавыры  бар. Аның барлыкка килү тарихы бик кызыклы һәм буыннан-буынга тапшырыла. Аны Венера Рәвис кызының бабасы ясаган. Менә инде 4 енче буын аны чәй эчү өчен куллана. Бәйрәмнәрдә Сабитовлар гаиләсе борынгы самавыр торган зур өстәл артына җыела.

Сабитовлар гаиләсе видеороликлар ясау белән мавыга. Мәсәлән, агымдагы елда Сабитовлар гаиләсе тарафыннан «Көз бәйрәме», «Яңа ел бәйрәме», «Без йөрибез һәм уйныйбыз», «Спорт яңалыклары» һәм башка темаларга видеороликлар төшерелде. Балалар мондый видеороликлар ясауда бик теләп катнашалар. Видеоматериалларны төрле конкурсларга һәм фестивальләргә җибәрәләр һәм алар район һәм республика дәрәҗәсендәге конкурсларда җиңүчеләр булалар. Сабитовлар гаиләсе актив тормыш рәвеше алып бара, төрле чараларда үз өлешләрен кертәләр, өлкән буынга ярдәм итәләр, күренекле кешеләр тормышы белән кызыксыналар, төрле темаларга видеороликлар төшерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International