Актаныш муниципаль район Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлый

2022 елның 8 июле, җомга

Хөрмәтле райондашлар!
Сезне чын күңелемнән күркәм бәйрәм – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итәм!
Гаилә – тормышыбызда булган иң мөһим нәрсә. Ул бер-беребезне яратырга һәм хөрмәт итәргә, якыннарыбыз турында кайгыртырга өйрәтә, авырлыкларны җиңәргә булыша. Нәкъ менә гаиләдә, өлкән буын вәкилләреннән яшь буынга әхлакый һәм рухи кыйммәтләребез, мәдәни традицияләребез күчә.
Еллар, чорлар дәвамында бергә гомер итеп, төрле вакыйгаларны кичергән, тик шулай да мәхәббәт һәм тугрылык саклап кала алган үрнәк гаиләләребезгә ихластан рәхмәтемне җиткерәм.
Шулай ук әлеге бәйрәм көнендә аерым рәхмәт сүзләремне күп балалы ата-аналарга һәм тәрбиягә бала алып, аларга ярату, кайгырту, җылылык бүләк иткән гаиләләргә җиткерәсем килә. Балаларның үсүен күрү, аларның зур һәм кечкенә җиңүләренә сөенү хисенең бик зур хезмәт, сабырлык соравы һәм, шул ук вакытта, иң олы бәхет булуы сезгә башкаларга караганда да ачыграк билгеле. Гаиләләребез ныклыгы үзебезнең генә түгел, ә Актаныш районының киләчәген, алга таба тотрыклы үсешен тәэмин итүгә нигез булып тора.
Кадерле актанышлылар! Сезнең гаиләләрдә һәрвакыт үзара аңлашу һәм хөрмәт хөкем сөрсен. Сезгә тынычлык һәм татулык, нык сәламәтлек, иминлек һәм мәхәббәт телим. Гаиләләрегезне саклагыз һәм бәхетле булыгыз!

Ихтирам белән, Ленар Зарипов
Актаныш муниципаль район Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International