Район суды рәисе Хәмит Янгиров һәм күп еллар пионерлар оешмасын җитәкләгән Дәлия апа Ханнанова башлангычы, авылдашлар, иганәчеләр ярдәме белән чынга ашкан һәйкәлдә Бөек Ватан сугышы ветераннары, репрессия корбаннары язылган.
Сабантуй җир кешесен, мул уңышларыбыз өчен үзен аямый, вакыт белән исәпләшми кырда хезмәт куйганнарны хөрмәтләү бәйрәме. Быел да 2023 елның уңышы өчен тырыш хезмәт куйган игенчеләребез, агросәнәгать икътисадының нигезен тәшкил иткән терлекчелек тармагында хезмәт куйган хезмәткәрләр бүләкләнде.
Бу сроклар нәрсәне аңлата, аларны кем билгели, һәм алар турында белем кулланучыга нинди мөмкинлекләр бирә?
Актанышта милли бәйрәмебез - Сабантуй гөрләп узды! Һәрвакыттагыча җыр-моңга, милли аһәңгә, тарихи һәм мәдәни үзенчәлекләргә бай иде ул.
Сабантуй - ул алдынгы хезмәтчәннәребезне хөрмәтләү чоры.
Бүген, Сабантуй мәйданында дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Хөрмәтле райондашлар, мөхтәрәм кунаклар! Сезне көтеп алган милли бәйрәмебез – Сабантуй һәм якынлашып килгән төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Сабан туе хаклы төстә барлык татарлар, гомумән республикада яшәүче халыклар өчен иң яраткан, көтеп алына торган тантаналы зур вакыйга буларак таныла. Аның мәйданында һәрвакыттагыча төрле милләт һәм дин вәкилләре очраша, татулык, бердәмлек, дустанә мөнәсәбәт хакимлек итә. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында ул Татарстанда этномәдәни күптөрлелекне саклау һәм үстерүгә тагын да бәрәкәтле этәргеч бирә.
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы Росприроднадзорның Идел-Кама Төбәкара идарәсе тарафыннан дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда юридик затларның хокукларын яклау турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:
Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 9 июнь 18 сәгатькә кадәр. 2023 елның 10 июнь
Көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән түбәндәгеләр көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Яшен вакытында:
Әгәр дә сез, велосипедта яки мотоциклда икән, яшен яшенләгәндә, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.
Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
https://16.mchs.gov.ru/deyatelnost/press-centr/operativnaya-informaciya/5036011
Бүген, социаль яклау хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан, "Яшьлек" яшьләр үзәгендә Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов катнашында тантаналы чара узды