Сабантуй мәйданында дәүләт бүләкләре тапшырылды

2023 елның 11 июне, якшәмбе

Сабантуй - ул алдынгы хезмәтчәннәребезне хөрмәтләү чоры. 

Бүген, Сабантуй мәйданында дәүләт бүләкләре тапшырылды. 

"Актаныш ХПП" АҖнең баш хисапчысы Гөлфинә Гаттарова РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау кәгазе белән, "СуГаз" оешмасы җитәкчесе Әбугали Шакиров ТРның "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде. "Актаныш" агрофирмасы механизаторы Айзат Шәриповка "ТР авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы" исеме, "Алга" хуҗалыгы баш хисапчысы Рәмүзә Закировага, район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәевка, Нур баян ис. хуҗалык инңенеры Мөхәмәтнур Ибраһимовка "Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре" исеме, "Алга" ҖЧҖ зоотехнигы Илгих Хәсәновка "ТРның атказанган зоотехнигы" исеме тапшырылды. 7 санлы балалар бакчасы мөдире Әлфирә Харисова Министрлар Кабинетының рәхмәт хатына, район мәдәният йорты хезмәткәре, тарихчы Рөстәм Мусин ТР мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Ихластан котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International