Актаныш муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов Сабантуй бәйрәме белән тәбрикләде

2023 елның 11 июне, якшәмбе

Хөрмәтле райондашлар, мөхтәрәм кунаклар! Сезне көтеп алган милли бәйрәмебез – Сабантуй һәм якынлашып килгән төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Сабантуй - еллар, чорлар үзгәрсә дә, халкыбыз өчен тирән мәгънәгә ия, иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне без, беренче кояш нурлары белән кырларга ашыгып, вакыт белән исәпләшмичә тырыш хезмәт куйган алдынгыларны хөрмәтлибез.

Быел да игенчеләребез язгы-кыр эшләрен тиешле агротехник срокларда, зур оешканлык һәм югары сыйфат белән башкарып чыктылар. Аларга ихлас күңелдән рәхмәтләремне җиткерәм.

Без - бердәм халык. Россия көне - Ватанга мәхәббәт һәм хөрмәт бәйрәме, милли бердәмлек символы. Илебез мирасын саклап, Россияне көчле, бердәм һәм чәчәк атучы дәүләт итү бары тик безнең көчебезгә бәйле. Быел без бәйрәмне катлаулы шартларда билгеләп үтәбез. Һичшиксез, вакытлыча кыенлыклар артта калыр, без бу сынауны да бергәләп җиңәрбез дигән ышанычта калам.

Барлык райондашларыбызны, бәйрәмебезне олылап, сагынып кайтучы якташларыбызны район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исеменнән ихлас күңелдән кайнар котлыйм, хезмәтегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, һәммәгезгә шатлык һәм гаилә бәхете телим.

Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын! Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Алар белән Сабантуй мәйданнарында очрашырга язсын. Бәйрәм белән сезне!

Ленар ЗАРИПОВ

Актаныш муниципаль район Башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International