10 июнь көнне Мәчти (Наратлы) авылында зур тарихи чара - һәйкәл ачу тантанасы узды

2023 елның 14 июне, чәршәмбе

10 июнь көнне күптәннән карталардан җуелган Мәчти авылында зур тарихи чара - һәйкәл ачу тантанасы узды.
Район суды рәисе Хәмит Янгиров һәм күп еллар пионерлар оешмасын җитәкләгән Дәлия апа Ханнанова башлангычы, авылдашлар, иганәчеләр ярдәме белән чынга ашкан һәйкәлдә Бөек Ватан сугышы ветераннары, репрессия корбаннары язылган.

Мәчти (Наратлы) авылы 1720 елларда нигезләнгән. Дворяннарның поместьесы буларак оешкан була. Биредә өстен катлау вәкилләре булып саналган дворяннар, түрәләр һәм дин әһелләре яшәгән. Мәсәлән, атаклы дворяннар нәселеннән морза Солтановның берничә буын вәкиле шунда гомер иткән. Бу нәселдәге ир-егетләр Россия патшасы тарафыннан оештырылган башкорт-мишәр гаскәрендә хезмәт иткәннәр. Зиратта шулай ук Россиянең икенче мөфтие Габдессәлам бине Габдеррәхманның хатыннары, балалары, оныклары җирләнгән. Мәчти – бишенче мөфти Мөхәммәдъяр Солтановның да туган җире.
Авылда төрле чорларда 200 ләп кеше яшәгән, 2 мәктәп, мәчет, 5 тегермәне булган.
Авыл 1970 елларда юкка чыгарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International