Бүген, социаль яклау хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан, "Яшьлек" яшьләр үзәгендә Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов катнашында тантаналы чара узды. Ул районның барлык социаль хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлады һәм авыр хезмәттә уңышлар теләде.
"Социаль хезмәткәр булу үзен башкаларга багышлау дигән сүз. Бу бик мөһим һәм җаваплы, игелек, мәрхәмәтлек, тырышлык, кешеләргә карата яратуны берләштергән һөнәр.
Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек һәм иминлек, авыр, әмма кешеләргә кирәкле хезмәттә уңышлар телим. Бәйрәм белән!" дип рәхмәт сүзләрен җиткерде ул.
Тантаналы чара барышында котлау сүзләре күп тапкырлар яңгырады, шулай ук иң яхшы социаль хезмәткәрләр бүләкләнде.
"Ел социаль хезмәткәре-2023" исеменә Хаитова Рита Сабировна лаек булды. Фидакарь хезмәтләре өчен Рита ханымга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез һәм алга таба да уңышлар телибез!