18 ноябрь көнне Уразай авылында каз өмәләре гөрләде.Уразай авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл халкы белән Шаяздановлар хуҗалыгында зур бәйрәм үткәрде.Бәйрәм элекке йолаларга нигезләнеп ,күтәренке рухта үтте.
Милли татар-башкорт көрәше.
Бу атнада мәктәптә рус теле белән ныграк кызыксынучылар бөтенроссия "Русский медвежонок" уен-конкурсында катнашып, үзләренең көчләрен сынап карадылар.Әлеге бәйгедә барысы 28 укучы белемен барлады. Җитәкчесе-Римма Муллаяновна. Уңышлар телибез!
14-19 ноябрь башлангыч класслар атналыгы дип игълан ителде.
Районда И.З.Анваров истәлегенә татар-башкорт көрәше үткәрелде.
1 ноябрь көнне Югары Яхшый мәдәният йорты узешчәннәре “Шома бас” татар һәм этнографик биюләре буенча III Республика татар халык хореография һәм фольклор коллективлары смотр - конкурсының сайлап алу турында катнашты.
18 ноябрь- Кыш бабай туган көне.
Физкультура укытучысы Х.Х. Тазиев рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Технологиядән район семинары безнең мәктәптә үтте . Технология укытучысы Газизов Гадел Фирдәвис улы 5 нче сыйныфта "Агач детальләрне тоташтыру " темасы астында дәрес күрсәтте. Килгән кунаклар Зилфәт Басыйров музеенда экспонатларны карадылар. Башлангыч класс укытучылары Ибрагимова Р., Газизова Д. укучылары белән мастер класс күрсәттеләр. Технология фәненә кагылышлы киңәшмә үтте. Соңыннан укучыларның "Йолдызлык-2017" әзерләнгән бию һәм җыр осталыкларын карадылар.
Семинар бик эшлекле һәм файдалы үтте.