ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2016 ел
шимбә

18 нче ноябрь көнне Актаныш спорт сараенда РФСРның мастер спорты Илфат Зәки улы Әнвәров истәлегенә милли татар-башкорт көрәше буенча ачык турнир үтте. Анда безнең мәктәпнең 9 нчы класс укучысы Сәфетдинов Ильназ 2000 нче елгы яшүсмерләр арасында 50 кг авырлыкта I урын яулады. Аны ихластан әлеге җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спорт уңышлары теләп калабыз!

 Педагоглар өченУкуда йогышлы авырулардан саклану  кагыйдәләре, расписание төзү кагыйдәләре, шәхси гигиена таләпләре һәм аларның үтәлеше турында аңлатылды.

Бүген мәктәптә рус теле белән ныграк кызыксынучылар  бөтенроссия "Русский медвежонок" уен-конкурсында катнашып, үзләренең көчләрен сынап карыйлар. Җитәкчеләре: Исламова А.А., Газизова Ф.Р.


18
ноябрь, 2016 ел
җомга

Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе укучылары II республикакүләм "Мәктәп экопатруле" конкурсында җиңүче булдылар: Ильзида Шарипова - 5 «А» класс укучысы, Арсен Сахбетдинов - 9 «Б» класс укучысы. Алар 15 ноябрь көнне Казан шәһәрендә тантаналы котлауда булып кыйммәтле бүләккә ия булдылар. Котлыйбыз!

Казан шәһәрендә "Идел-Йорт" регионара фестивалендә катнашу.

18 ноябрь – Кыш бабайның туган көне.

Башкортостан республикасы Дуртөйле шәһәрендә кунакта.

Иске Байсар   мәктәбендә   китапханәче 2 класс укчылары  белән  яңа китпларга  обзор күзәтү ясады.

Күҗәкә авыл мәдәният йортында "Бию-Мәйдан" фестиваль-конкурсында катнашу өчен репетицияләр бара.

18 нче ноябрь көнне Кәзкәй мәдәният йортында керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольлор ансамбле чыгыш ясады. Тамашачы концертны бик җылы кабул итте һәм кабат килүләрен теләп калдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International