18 ноябрь – Кыш бабайның туган көне. Шул уңайдан бүген Актаныш үзәк балалар китапханәсе Кыш бабайның туган көнен билгеләп үтте. Бәйрәмдә беренче санлы Актаныш мәктәбенең 1А сыйныф укучылары ( сыйныф җитәкчесе Диләрә Хөббетдинова) катнашты. Кичә барышында укучыларга “Кем ул Кыш бабай?” дип исемләнгән презентация күрсәтелде, Кыш бабайның торган җиренә виртуаль сәяхәт оештырылды. Күңелле уеннар бәйрәмебезгә ямь өстәде. Уеннар барышында укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Иң соңыннан балалар белән бергәләп “Хат ташучы кар малай” мультфильмын карап, Кыш бабай турында язылган китапларга күзәтү ясалды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)