18 нче ноябрь көнне Актаныш спорт сараенда РФСРның мастер спорты Илфат Зәки улы Әнвәров истәлегенә милли татар-башкорт көрәше буенча ачык турнир үтте. Анда безнең мәктәпнең 9 нчы класс укучысы Сәфетдинов Ильназ 2000 нче елгы яшүсмерләр арасында 50 кг авырлыкта I урын яулады. Аны ихластан әлеге җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спорт уңышлары теләп калабыз!