Актанышта милли көрәш буенча ярыш узды

2016 елның 19 ноябре, шимбә

18 ноябрь көнне "Актаныш" универсаль спорт комплексында 2000 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге егетләр арасында күп тапкырлар Сабантуй батыры, РСФСРның спорт остасы, ТАССР Чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Анваров истәлегенә багышланган милли татар-башкорт көрәше буенча район турниры узды. Турнирның ачылу тантанасы 10.00 сәгатьтә узды, анда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова , әлеге спорт төренең ветераннары, спорт мастеры Илфат Анваровның дүрт улы һәм спорт сөючеләр катнаштылар.

Турнирда районның барлык мәктәпләреннән 140 артык егет катнашты.

Ярышларда урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

25 кг-га кадәр:

1 урын- Арсаланов Элвир (Азнакай)

2 урын - Анваров муса (1 нче номерлы Актаныш мәктәбе)

3 урын -Газизов Аслан (Әлем)

28 кг-га кадәр:

 1 урын – Исламов Раил (Пучы)

2 урын - Сабиров Айзат (Богады)

3 урын -Фәррахов Мөнир (Әлем)

 30 кг-га кадәр:

1 урын – Марданов Ришат (Пучы)

2 урын - Басыров Искәндәр(1 нче номерлы Актаныш мәктәбе)

3 урын - Гибадуллин Рамазан (Байсар)

32 кг-га кадәр :

1 урын – Ахметов Әмир (Уразай)

2 урын - Нургалиев Илзар( Кадет)

3 урын -Ямиев Динар (Байсар)

 36 кг-га кадәр:

1 урын - Миңнегалиев Имрат (Азнакай)

2 урын - Дорофеев Вадим( Кадет)

3 урын -Гилемов Салават(Пучы)

40 кг-га кадәр: 1 урын - Закиров Ислам (Азнакай)

2 урын - Харисов Нәркиз ( Тат. Ямалы)

3 урын - Хаббутдинов Салават (Айман)

 45 кг-га кадәр:

1 урын - Шәйхайдаров Зәгит (Гимназия)

2 урын - Шәмсиев Илназ( Пучы)

3 урын - Норматов Ирек (Куҗәкә)

 50 кг-га кадәр:

1 урын - Сафетдинов Илназ (Аккуз)

2 урын - Корбангалин Рәлиф( Богады)

3 урын  -Вакилов Ленар (Тат.Ямалы)

55 кг-га кадәр: 1 урын - Галиев Рәфил (АТТ)

2 урын - Мирзаянов Айнур(1 нче номерлы Актаныш мәктәбе)

3 урын -Нурлыев Илгизәр (Богады)

Гомум командалар буенча:

Төп гомуми белем бирүче мәктәпләр арасында:

1 урын – Богады мәктәбе;

2 урын – Байсар мәктәбе;

3 урын – Уразай мәктәбе;

Урта гомуми белем бирүче мәктәпләр арасында:

1 урын – 1 нче номерлы Актаныш мәктәбе

2 урын – Пучы мәктәбе;

3 урын – Кадет-интернат мәктәбе;

Номинацияләр буенча:

“Өметле көрәшче” – Раян Ханов (Такталачык), Зыя Шәйхәйдаров

“Иң яшь көрәшче” – Ильяс Нурлыгаянов (Пучы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International