Уразай төп гомуми белем бирү яңалыклары

2016 елның 19 ноябре, шимбә

14-19 нчы ноябрь башлангыч класслар атналыгы дип игълан ителде. Укучылар атна дәвамында рәсем, матур язу, "Иң оригиналь китап кыстыргычы" кебек конкурсларда көч сынаштылар. Мәктәп күләмендә әкиятләр куйдылар. 3-4 класс укучылары үзләрен "Бәхетле очрак" уенында сынадылар. Атна бик файдалы һәм кызыклы үтте.

18 ноябрь көнне районда  И.З.Анваров истәлегенә татар-башкорт көрәше үткәрелде. Безнең мәктәп командасы 3 нче, Ахметов Әмир 1 нче урынга ия булды. Котлыйбыз! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International