Технологиядән район семинары безнең мәктәптә үтте . Технология укытучысы Газизов Гадел Фирдәвис улы 5 нче сыйныфта "Агач детальләрне тоташтыру " темасы астында дәрес күрсәтте. Килгән кунаклар Зилфәт Басыйров музеенда экспонатларны карадылар. Башлангыч класс укытучылары Ибрагимова Р., Газизова Д. укучылары белән мастер класс күрсәттеләр. Технология фәненә кагылышлы киңәшмә үтте. Соңыннан укучыларның "Йолдызлык-2017" әзерләнгән бию һәм җыр осталыкларын карадылар.
Семинар бик эшлекле һәм файдалы үтте.