26 ноябрь көнне Яңа Элем авылы китапханэсендэ энилэр коненэ багышланган чара уткэрелде.
Кешенең йөрәге йодрыгы кадәр дисәләр дә, аналар йөрәге искәрмә буладыр, күрәсең. Якты дөньяга килгән сабыеның тәүге авазын ишеткән мизгелдән һәр бәгырь җимешенә җанының түрендә урын әзерләп, ул балалары санынча зурая башлый, ахры. "Аналар йөрәгенә дөнья сыя"- дигән шагыйрь мең кат хаклы. Юкса, ул балаларның бөтен шатлык- кайгылары йодрык кадәр йөрәккә ничек сыя алыр иде икән!?. Кәзкәй башлангыч мәктәбе һәм авыл китапханәсе белән берлектә үткәрелгән бәйрәм кичәсе дә нәкъ менә Ана белән бала хакында иде.
27 ноябрь көнне Яңа Әлем мәдәният йортында әниләр көне уңаеннан "Әниләргә ял киче!" исемле чара үткәрдек.
Әни безгә тормыш биргән кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тибрәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телеңне, халкыбыз моңнарын яратырга өйрәткән. Шул хөрмәттән, 25 нче ноябрь көнне Кәзкәй мәдәният йортында "Озак яшә, әнкәй" исемле, бәйрәм кичәсе оештырылды. Авыл башлыгы Мәхтүм Хөрмәев барлык хатын - кызларны бәйрәм белән котлады. Бәйрәмгә килгән һәркем ял итеп, күңел ачып кайтып китте.
24 ноябрь көнне икенче санлы Актаныш урта мәктәбе укучылары - "SаMоSтоятельные дети" һәм "БлагоДарение" проектларының катнашучылары "Сәламәт ана - сәламәт бала" акциясе уздырдылар.
21-26 ноябрь "Математика атналыгы" дип игълан ителде.
25 ноябрь көнне Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Әниләр көне уңаеннан “Әнием-кадерлем” дигән кичә үтте. Бәйрәм кичәсен, класс җитәкчеләре Хабибуллина Илсөяр апалары белән берлектә, 7 класс укучылары алып барды. Әниләр һәм укучылар төрле телевизион-музыкаль конкурсларда көч сынаштылар, уйнадылар, җырладылар, кыскасы, күңелле итеп ял иттеләр.
1998 нче елдан һәр елның ноябрь аеның соңгы якшәмбеме Рәсәйкүләм "Әниләр көне" дип билгеләп үтелә. Шушы форсаттан 25 нче ноябрь көнне безнең мәктәптә зур бәйрәм үткәрелде. Укучылар көче белән әзерләгән бәйрәм кичәсе Н.Пугачева һәм Р.Шәйдуллин башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды. Кичәнең икенче өлешендә әниләр белән кызыклы уеннар үткәрелде. Кичә барышында укучылар үз куллары белән ясаган кул эшләрен әниләргә бүләк иттеләр. Кичә чәй табыны артында дәвам итте. Бәйрәм чарасын информатика укытучысы Д.М.Шәвәлиев оештырды.