Кешенең йөрәге йодрыгы кадәр дисәләр дә, аналар йөрәге искәрмә буладыр, күрәсең. Якты дөньяга килгән сабыеның тәүге авазын ишеткән мизгелдән һәр бәгырь җимешенә җанының түрендә урын әзерләп, ул балалары санынча зурая башлый, ахры. "Аналар йөрәгенә дөнья сыя"- дигән шагыйрь мең кат хаклы. Юкса, ул балаларның бөтен шатлык- кайгылары йодрык кадәр йөрәккә ничек сыя алыр иде икән!?. Кәзкәй башлангыч мәктәбе һәм авыл китапханәсе белән берлектә үткәрелгән бәйрәм кичәсе дә нәкъ менә Ана белән бала хакында иде.Кичә барышында З.Хөсниярнең "Әниемнең көләч йөзе" язмасы сәхнәләштереп күрсәтелде, балалар әниләренә үзләренең шигырьләрен, җырларын бүләк иттеләр. Ана белән бала турындагы презентация берәүне дә битараф калдырмады.Әниләргә "Тәрбия баскычлары" исемле фильм күрсәтелде. Бала туу һәр гаилә дә зур бәйрәм. Сабый дөньяга аваз салу белән әллә никадәр сораулар, яңа борчу- мәшәкатләр алга килеп баса. Әлеге фильм үз халкыбызның йолаларын, тәҗрибәләрен нигез итеп алып, милләтебезнең йөз аклыгы булган бәхетле буын- бала тәрбияләү турында иде.