27 ноябрь көнне Яңа Әлем мәдәният йортында әниләр көне уңаеннан "Әниләргә ял киче!" исемле чара үткәрдек. Бәйрәмгә кунак итеп әниләребезне чакырдык. Алар белән фойеда уеннар, ярышлар, татарча биюләр оештырдык. Соңыннан кунакларыбызны чәй эчереп озаттык. Рәхмәт әйтеп, күңелләре күтәрелеп таралыштылар!