ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2019 ел
җомга

Казан буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

Явым-төшемсез.

Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә.

Һаваның минималь температурасы төнлә +13..+15°,

көндез максималь һава температурасы +29..+31°.

Татарстан Республикасы буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

Явым-төшемсез.

Җил көньяк-көнчыгыштан, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә +12..+17º ,

көндез максималь һава температурасы +27..+32 º.


9
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

– Бөек Җиңү өчен без кыйммәт түләдек. Татарстаннан гына да фронтка 700 меңнән артык ир-ат һәм хатын-кыз китте. Яртысы диярлек яуда ятып калды, аналар йөрәгенә гомерлек кайгы-хәсрәт салды. Алар арасында 9 меңнән артык райондашыбыз да бар – алар алдында баш иябез. Советлар Союзы Геройлары Баян Дәүләтов, Гатаулла Минаев, Хәсән Заманов, Гомәр Һадимөхәммәтов, Сергей Фадеев, батырлыклар күрсәтеп, орден-медальләр белән бүләкләнгән райондашларыбыз хәтеребездә яши: һәйкәлләрдә – исемнәре, музейларыбызда истәлекләр туплана, бүгенге көндә безнең арада яшь буынны тәрбияләүдә үрнәк булып яшәүче 15 сугыш ветераны белән хаклы горурланабыз. Сугыш һәм тыл авырлыкларын үз иңнәрендә күтәргән аксакаллар, газиз әбиләр, апалар, дошманны җиңеп, бүгенге байлыкны хәләл көчегез белән тудырган җиңүчеләр буыны сез! Сезне –җиңүчеләр буынын үзебезгә үрнәк итеп куябыз. Хәтерне саклау, исән ветераннарга хөрмәт күрсәтү әхлакый бурычыбыз, – диде район башлыгы Энгель Нәвап улы бәйрәм тантанасында.

Хөрмәтле кунак – Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев бәйрәм мизгелләрен актанышлылар белән уртаклашып, республика Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын, сәламнәрен ирештерде.

9 Май – Җиңү бәйрәме белән!

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, райондашлар! Сезне бөек бәйрәм - Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм.

1945 елның маенда кешелек тарихындагы иң авыр һәм иң куркыныч сугыш тәмамланды. 9 Май - илебез халкы өчен тантана көне.

Быел без Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итәбез. Совет халкы күрсәткән батырлыклар еллар узу белән тоныкланмый, киресенчә, аның бөеклеген без тагын да ныграк аңлый барабыз.

Җиңү бәйрәме - ул шатлыклы күз яшьләре, бу көн һәр гаилә кадерләп саклый торган хәтер. Ул безне тагын да берләштерә һәм бернинди сынаулар алдында да югалып калмаска өйрәтә. Безнең бурыч - Җиңүнең нинди бәягә яуланганын аңлау, Ватан азатлыгы өчен башын салганнарны онытмау, арабызда яшәүче ветераннар турында кайгырту.

Бүген сезнең алда баш иябез, хөрмәтле ветераннар. Безгә тыныч тормыш бүләк иткәнегез, туган җиребезне яратырга, аны сакларга өйрәткәнегез өчен мең рәхмәт.

Яу кырларында ятып калганнарның исемнәре безнең хәтерләрдә мәңге сакланыр.

Бөек Җиңү көне белән котлап, барыгызга да тынычлык, бәхет-шатлык, сәламәтлек телим.


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

Ветераннарыбызга кадер-хөрмәт, игътибар күрсәтү көндәлек тормышыбызда яшәү рәвешенә әйләнгән. Җиңү бәйрәме алдыннан ел саен тантаналы очрашулар, бәйрәм чаралары оешмаларда, авыл җирлекләрендә үтә, ветераннарның өйләрендә булып, аларның хәлләрен белешеп, сорау-тәкъдимнәре, гозерләре өйрәнелә. Быел да районыбыздагы 15 сугыш ветеранына республика җитәкчелегенең дә котлауларын, теләкләрен җиткереп, район башлыгы Энгель Фәттахов һәркайсының өендә булып, 7 май көнендә өлкәннәребез белән аралашты. 4 май көнне “Агыйдел” дәүләт ансамбле бинасында сугыш чоры балалары белән бәйрәм очрашуы узды. 6  май көнне районнан ветераннар делегациясе белән берлектә район башлыгы Казанда үтүче бәйрәм тантанасында катнашты. 8 майда авыл җирлекләрендә тантаналы бәйрәм мизгелләре үтте.

Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов Аккүз җирлегендә булып, Меңнәр һәм Чишмә авыллары халкын бәйрәм белән котлады.

27 апрель - агач утырту көнендә башланган әйләнә-тирәне, урманнарны яшелләндерү, яшәртү кампаниясе һәм “Экояз” яз акциясе мәктәп укучылары, җирлек халкы тырышлыгы белән дәвам итә.  

-Актаныш урманчылыгының Иске Байсар авылы янындагы урманда Яңа Әлем, Иске Богады, Иске Байсар мәктәп укучылары һәм урман язмышына битараф булмаган райондашлар ярдәме белән  5 гектарда 22000 төп нарат агачы утыртылды, зур рәхмәт аларга, - дип, рәхмәтен белдергән иде Минзәлә урманчылыгының Актаныш участок урманчылыгы урманчысы Әгъзәп Әхмәтгалиев.

4 май көнне Актанышбаш авыл җирлегендә - Чөгәнә, 5 май көнне Әҗәкүл авылында агач утырту өмәләре узды. Барлыгы 1000 төп агач утыртылды.

8 май көнне әлеге акциягә Актанышның 1 нче һәм “Патрон” шәхси сак оешмасы хезмәткәрләре – 40 кеше кушылды. Бүләк урманы янындагы тау өстендә, Совет урамы буйлап, 2000 чыршы утыртты алар.  

Бәйрәм ялларыннан соң, “Полигон ТБО” хезмәткәрләре, технологик техникум, Актанышның 2 нче мәктәбе укучылары  Баян Дәүләтов, Гамил Авзал урамнарына, Нөркә бистәсенә чыгучы юл буена чыршы үсентеләре утыртачак.

“Буыннар истәлеге” хәйрия фонды һәм “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия җәмәгатьчелек хәрәкәте агымдагы елның 1 маеннан 22 июненә кадәр “Кызыл канәфер” федераль акциясен үткәрә.

 “Кызыл канәфер” – сугыш кырында һәлак булган батырлар истәлеге һәм бүгенге көндә исән булган хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарга рәхмәт символы.

Бүген – 8 май көнне Актаныш районында  акциягә стартны Актаныш районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов бирде.  “Ак җилкән” балалар оешмасына йөрүче укучылар белән очрашып, әлеге хәйрия акциясенә кушылды ул.

Акциянең максаты – ветераннарга адреслы ярдәм күрсәтү өчен акча җыю. Актаныш та әлеге зур масштаблы игелекле акциягә актив кушылды.


6
май, 2019 ел
дүшәмбе

Актанышның Бөек Ватан сугышы ветераннары – Югары Яхшыйдан Тәфкил Вәлиев, Татар Суыксуыннан Вәзыйх Шакиров, сугыш хәрәкәтләре ветераннары-әфганчылар Кировтан Сирин Хаҗиев, Яңа Әлемнән Газинур Шәехҗанов, район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ландыш Бариева район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә бүген Казанда Бөек Ватан сугышында җиңү яулауның 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чарада катнаша.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 6 майга Актаныш районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә  язгы чәчүнең барлык мәйданга карата 66.1 проценты тәмамланды – 36,9 мең  гектар.  Шуның эченнән язгы бодай – 9,3 мең, арпа – 11 мең, борчак 3,5 мең гектар мәйданда чәчелгән.

Кичә барлык мәчетләрдә беренче тәравих намазы укылды. Бүген – Рамазан аеның беренче көне.

Изге ай мөбарәк булсын! Быел безнең җирлектә яшәүчеләргә уразаны 19 сәгатькә якын тотарга туры килә. Аллаһы Тәгалә рәхим-шәфкатен бирсен.

Актаныш Җәмигъ мәчетендә “Намаз уку” бәйгесендә илледән артык бала катнашты.

 “Намаз уку” бәйгесе җиңүчеләре.

Ир балалар арасында.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар:

1 урын – Мөхәмәтдинов  Азамат,  Чуракай авылы,

2 урын – Әхтәмов   Әнвәр, Актаныш авылы,

3 урын – Мирзасалихов  Гомәр, Яңа Әлем авылы.

I-II сыйныф укучылары:

1 урын – Гыйззәтдинов Рүзәл, Такталачык авылы,

2 урын – Мортазин  Сәид, Актаныш авылы,

3 урын – Ягудин Ризван,  Такталачык авылы.

III-IV  сыйныф укучылары:

1 урын – Арсланов Илнур,  Такталачык  авылы,

2 урын – Мансуров Салих,  Актаныш авылы,

3 урын – Вахитов Раяз, Чуракай авылы.

V-VI сыйныф  укучылары:

1 урын – Солтанов Самат, Актаныш  авылы,

2 урын – Вахитов Гаяз, Чуракай  авылы,

3 урын – Мирзасалихов Мөхәммәд,   Яңа Әлем авылы.

VII-VIII сыйныф укучылары:

1 урын – Әхтәмов Рушан,  Актаныш авылы,

2 урын – Хәбибуллин Айдар,  Яңа Кормаш авылы,

3 урын – Хуҗагалиев Данил,  Чуракай авылы.

Кызлар балалар арасында.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар:

1 урын – Саматова  Фәүзия,  Актаныш авылы,

 

2 урын – Гыйззетдинова  Зәлия, Такталачык авылы,

3 урын – Әхәтова  Эльмира, Актаныш авылы.

I-II сыйныф укучылары:

1 урын – Әхәтова Рәмилә, Актаныш авылы,

2 урын – Закирҗанова Сафия, Актаныш авылы, Арсланова Мәрьям, Актанышбаш авылы,

3 урын – Солтанова Ясминә, Актаныш авылы.

III-IV  сыйныф укучылары:

1 урын – Әхәтова  Зилә, Солтанова Гүзәл, Актаныш авылы,

2 урын – Рахманова Зәйнәб, Актанышбаш, Мортазина Мәрьям, Актаныш авылы.

3 урын – Тимирова  Алинә, Тимирова Адилә – Актаныш авылы.

V-VI сыйныф  укучылары:

1 урын – Вәлиева  Сөмбел,  Актаныш авылы,

2 урын – Шәехова  Нәзирә, Чуракай авылы,

3 урын – Шакирова  Алия, Актаныш авылы.

VII-VIII сыйныф укучылары:

1 урын – Батыргәрәева  Диләрә, Актаныш авылы,

2 урын – Шәехова  Нәзирә, Чуракай авылы,

3 урын – Шакирова  Алия, Актаныш авылы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International