ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2019 ел
дүшәмбе

Әссәләмүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһ!

Мөхтәрәм дин кардәшләр!

Айлар солтаны – Рамазан шәриф килеп җитте. Бу ай бәхет, шатлык, уңыш һәм күп савапларга ирешә торган ай. Көтеп алган беренче тәравих намазын 5 нче май көнне  мәчетләрдә ястү намазыннан соң укыдык.  Бүген - 6 май  көнне  уразага кердек.

Мөхтәрәм җәмәгать,  ошбу рәхмәтле айда уразаларыбызны тотыйк, гамәл – гыйбадәтләрне күбрәк кылыйк, мохтаҗларга, ятимнәргә ярдәм кулы сузыйк, аларны фитр, зәкәт сәдакаларыбыз белән сөендерик.

 Шул уңайдан,  Җәмигъ һәм Бүләк мәчетләре ифтар ашлары үткәpүдә катнашырга чакыра. Мәчетләребездә бәйрәм рухы, хәләл ризык, хәзрәтләребезнең вәгазьләре күңелләрегезгә хуш килер дип ышанабыз. Аллаһ Раббыбыз шушы ифтар ашларын уздыручылардан да, анда катнашучылардан да разый булсын.

Рамазан – Коръән иңгән ай. Ошбу айда Аллаһ китабын -  Коръәни Кәримне гадәттәгедән күбрәк укыйк, Коръән нурлары белән күңелләребезне нурландырыйк!

Аллаһ Тәгалә тоткан уразаларыбыз бәрәкәтендә тормышларыбызны тагын да  мулрак, хәерлерәк итсен, изге ниятләребезгә ирештерсен!

Мәчетләребезгә  рәхим итегез!


4
май, 2019 ел
шимбә

Игелек кылып яшик! - Актаныш районында сугыш чоры балалары белән очрашу бүген "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында  үзенчәлекле үтте. "БлагоДарение" фонды Президенты Фәрит Муллагали улы Салихов якташ язучыбыз Айгөл Әхмәтгалиеваның "Сагынган чакларымда" әсәрен Минзәлә районы Тупач авылы волонтерлары сәхнәләштерүендә бүләк итте.
Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов игелекле гамәлләре, районның социаль-икътисадый үсешенә куйган хезмәтләре өчен әтиле-уллы Фәрит һәм Ирек Салиховларга Рәхмәт хатын тапшырды.
"БлагоДарение" фонды районда ялгыз өлкәннәргә, ятим, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәмләшеп яшәүче балаларга, балалар бакчаларына, мәктәпләргә фондның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләкләрен тапшырды.

Казан буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр.
Җил көньяктан секундына 3-8 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 11 метрга җитә.
Һаваның минималь температурасы төнлә +9..+11°, көндез максималь һава температурасы + 22..+24.°
Татарстан Республикасы буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез кайбер районнарда яшенле яңгыр.
Җил көньяктан секундына 3-8 метрга кадәр, урыны белән  көчәйгәндә 12 метрга кадәр, яшен вакытында 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Һаваның минималь температурасы төнлә +6..+11°, көндез максималь һава температурасы + 20..+25.°


3
май, 2019 ел
җомга

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава. Төнлә яңгыр. Көндез явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 м, төнлә урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә +8..+10.° Көндез максималь һава температурасы +20..+22°.

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы һава. Төнлә яңгыр, көндез урыны белән яңгыр. Аерым районнарда яшен. Җил көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, урыны белән көчәйгәндә 14 м/с кадәр, яшен вакытында 20 м/с кадәр тизлектә.

Һаваның минималь температурасы төнлә +6..+11°. Көндез максималь һава температурасы +18..+23°.


2
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтү.

Татарстан Республикасы территориясендә 2 май көнне 10.30 минуттан   3 май көнне 6 сәгатькә кадәр, якындагы 1-3 сәгатьтә, 2 май һәм 2019 елның 3 май төнендә Татарстан Республикасы буенча урыны белән көньяктан көчле җил, көчәйгәндә 20-25 м/с. тизлектә көтелә.


1
май, 2019 ел
чәршәмбе

Казан буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

Төнлә явым-төшемсез, көндез яңгыр.

Җил көньяктан төнлә 6-11 м/с; иртән, көндез 8-13 м/с, урыны белән көчәйгәндә 15-20 м/с ка  кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә +2..+4.°

Көндез максималь һава температурасы +13..+15.°

Татарстан Республикасы буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

Төнлә явым-төшемсез.

Көндез күпчелек районнарда яңгыр.

Җил көньяктан төнлә 6-11 м / с; иртән, көндез 8-13 м/с, урыны белән көчәйгәндә 17-22 м/с ка кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә +4..1.°

Көндез максималь һава температурасы +13..+18.°

Актанышның һәр җирлегендә бүген татар халкының иң популяр язгы бәйрәме - "Карга боткасы" узды – фотомизгелләр.

Хөрмәтле райондашлар! Сезне ихлас күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм!

Май аеның беренче көне - төрле буын кешеләренең иң яраткан бәйрәмнәренең берсе һәм шуңа да ул - халык бәйрәме. Язгы яңарыш та ул, киләчәккә якты өметләр дә, бердәм тырыш хезмәт белән үтә торган ял да.

Актаныш җирлеге хезмәт яратучы, талантлы кешеләргә бай. Районыбызның һәр өлкәсендә үсеш темпы – безнең бердәм эшебез нәтиҗәсе. Районыбыз, авылларыбыз елдан-ел төзекләнә, яңара.

Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан бүгенге икътисадка ныклы нигез салган хезмәт ветераннарына, хәзерге вакытта район өчен тырышлык куючыларга олы рәхмәтемне юллыйм.

Барыгызга да ныклы сәламәтлек телим, һәр йортта уңышлар, язгы күтәренкелек, хезмәт дәрте булсын. Һәркем күңелендә матур уйлар булуы, йорттагы иминлек хезмәттә дә уңыш китерә, дусларыгыз, якыннарыгыз белән аңлашып, аралашып яшәгез! Башкара торган хезмәтегез бары тик шатлык, канәгатьлек хисе тудырсын, эшегез югары бәяләнсен!

Бәйрәм белән!


30
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Чөгәнә башлангыч мәктәбендә бүген төнлә янгын булды. Янгынны сүндерү һәм янгыннан соңгы хәрәбәләрне чистарту буенча авыл халкы, МЧС хезмәткәрләре бердәм эшләде.

Район, республика җитәкчелеге мәктәптә укыган 9 баланың язмышын хәл итү буенча кичектергесез чаралар күрде. Балаларның укулары бер көнгә дә өзелмәде. Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов укучы балаларның ата-аналары белән очрашып сөйләште. Балалар укуларын Актанышның 1 нче мәктәбендә дәвам итәчәк. Яңа уку елына, республика ярдәме белән, яңа башлангыч мәктәп төзелеп сафка басачак.

Бүген – 30 апрель көнне Актанышта базар алды мәйданчыгында бәйрәм алды ярминкәсе узды. Район җитештерүчеләре үзләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясе белән сату итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International