27 апрель - агач утырту көнендә башланган әйләнә-тирәне, урманнарны яшелләндерү, яшәртү кампаниясе һәм “Экояз” яз акциясе мәктәп укучылары, җирлек халкы тырышлыгы белән дәвам итә.
-Актаныш урманчылыгының Иске Байсар авылы янындагы урманда Яңа Әлем, Иске Богады, Иске Байсар мәктәп укучылары һәм урман язмышына битараф булмаган райондашлар ярдәме белән 5 гектарда 22000 төп нарат агачы утыртылды, зур рәхмәт аларга, - дип, рәхмәтен белдергән иде Минзәлә урманчылыгының Актаныш участок урманчылыгы урманчысы Әгъзәп Әхмәтгалиев.
4 май көнне Актанышбаш авыл җирлегендә - Чөгәнә, 5 май көнне Әҗәкүл авылында агач утырту өмәләре узды. Барлыгы 1000 төп агач утыртылды.
8 май көнне әлеге акциягә Актанышның 1 нче һәм “Патрон” шәхси сак оешмасы хезмәткәрләре – 40 кеше кушылды. Бүләк урманы янындагы тау өстендә, Совет урамы буйлап, 2000 чыршы утыртты алар.
Бәйрәм ялларыннан соң, “Полигон ТБО” хезмәткәрләре, технологик техникум, Актанышның 2 нче мәктәбе укучылары Баян Дәүләтов, Гамил Авзал урамнарына, Нөркә бистәсенә чыгучы юл буена чыршы үсентеләре утыртачак.