Ветераннарыбызга кадер-хөрмәт, игътибар күрсәтү көндәлек тормышыбызда яшәү рәвешенә әйләнгән. Җиңү бәйрәме алдыннан ел саен тантаналы очрашулар, бәйрәм чаралары оешмаларда, авыл җирлекләрендә үтә, ветераннарның өйләрендә булып, аларның хәлләрен белешеп, сорау-тәкъдимнәре, гозерләре өйрәнелә. Быел да районыбыздагы 15 сугыш ветеранына республика җитәкчелегенең дә котлауларын, теләкләрен җиткереп, район башлыгы Энгель Фәттахов һәркайсының өендә булып, 7 май көнендә өлкәннәребез белән аралашты. 4 май көнне “Агыйдел” дәүләт ансамбле бинасында сугыш чоры балалары белән бәйрәм очрашуы узды. 6 май көнне районнан ветераннар делегациясе белән берлектә район башлыгы Казанда үтүче бәйрәм тантанасында катнашты. 8 майда авыл җирлекләрендә тантаналы бәйрәм мизгелләре үтте.
Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов Аккүз җирлегендә булып, Меңнәр һәм Чишмә авыллары халкын бәйрәм белән котлады.