Казан буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 м, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +7..+9°.
Көндез максималь һава температурасы +23..+25°.
Татарстан Республикасы буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән яңгыр. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 м, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы +5..+10°.
Көндез максималь һава температурасы +21..+26°.
-Актанышта бүген 4 мәхәлләдә, һәр җирлектә гает намазы укыла. Елдан-ел ураза тотучыларыбыз арта. Ифтар ашлары һәр җирлектә узды. Районкүләм ифтарга да 600 гә якын райондашыбыз килде. Руслан хәзрәттән, мөселман кардәшләребездән тәкдим дә керде, Актанышта мөселманнар үзәге булдырыйк, диделәр. Район җитәкчесе буларак, аларның фикеренә битараф кала алмыйм. Балаларыбыз да дин нигезләрен өйрәнә, әхлак тәрбиясен шәригать нигезләренә таянып үзләштерә, ата-анага, өлкәннәргә хөрмәт белән карый. Бу юнәлештә дә бергәләп эшләү кирәк.
Гает бәйрәме мөбәрәк булсын! Мәчетләребезне тутырып бәйрәм намазына килгәнсез. Күңелләребез күтәренке. Рамазан аенда да матур эшләр башкардык, игелекле гамәлләр кылдык. Чәчү эшләрен дә сыйфатлы башкардык. Һава шартлары да әйбәр килә, яңгырлар да вакытында ява. Игеннәребез мул уңыш вәгъдә итә. Икмәк булса, бар да була. Социаль мәсьәләләр дә хәл ителә. Авыл халкының ишле мал тотуы да, район терлекчелеге дә игенчеләребезнең тырыш хезмәтенә бәйле. Исән-имин, хәвеф-хәтәрсез җыеп алырга язсын. Бергәләп эшләп, бер-беребезгә дөрес юнәлеш биреп хозурланып яшәп, киләчәк өметебез булган балаларга, оныкларга лаеклы тәрбия бирик. Эштә дә, тормышта да матур нәтиҗәләргә ирешик, сәламәт булыйк, гаиләләребездә, илебездә иминлек, тынычлык булсын, бәйрәм белән! – дип, тәбрикләвен ирештерде Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Җәмигъ мәчетендә.
Бүген – 4 июньдә мөселман дөньясы олуг бәйрәм - Ураза гаетен билгеләп үтте. Районыбыздагы һәр мәчеттә дә бәйрәм иртәсендә бик күп халык җыелды. Вәгазьләр сөйләнде, тәкъбир әйтелде, Коръән сүрәләре яңгырады, җәмәгать белән гает намазы укылды.
Гает намазыннан соң халык күтәренке рухта өйләренә таралды. Бу көнне һәр өйдә бәйрәм табыннары әзерләнде.
Хөрмәтле актанышлылар, кадерле кунаклар!
Сезне чын күңелдән изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме башлану белән котлыйм!
Рамазан ае - әхлакый яңарыш, сабырлык, игелеклелек, шәфкатьлелек һәм гаделлек ае. Һәр мөэмин бу көннәрдә мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга омтыла, игелекле гамәлләр кыла, күңелен, җанын пакьлый, рухи чистарына, ихтыяр көчен ныгыта.
Бүген Актаныш районы мөхтәсибәте районның иҗтимагый тормышында актив катнаша, хәйрия эшчәнлеген алып бара, социаль проектларны тормышка ашыра, авыл халкы ярдәме белән авыл җирлекләрендә мәчетләр төзү дәвам итә, ислам белеме камилләшә, мөселманнарның изге урыннарга хаҗ кылуы оештырыла.
Хөрмәтле дин кардәшләр! Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык телим. Якты бәйрәм һәр йортка күтәренке кәеф, күңел җылысы, иминлек, бәрәкәт алып килсен!
Мөхтәрәм дин кардәшләребез!
Көтеп алган мөкатдәс Рамазан гаете якынлашты. Рамазан-шәриф – рәхмәт, мәгъфирәт, сабырлык, изгелекләр, ризыкның кадерен, мескен-ятимнәрнең хәлен белә торган ай булды. Рамазан гаете 4 июнь – сишәмбе көнне районыбызның һәр мәчетендә иртәнге 7 сәгатьтә вәгазь белән башлана. 7 сәгать 30 минутта гает намазы укыла. Намазга хәтле фитыр сәдакаларыбызны биреп бетерү кирәк. Быел фитырның күләме бер кешегә, мөмкинлегенә карап, 100 сумнан 600 сумга кадәр күләмдә. Тота алмаган һәр ураза көне өчен уразаның фидиясе 200 сум. Аллаһ Тәгалә ошбу айда тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне, биргән хәер-сәдакаларыбызны кабул кылсын.
Актаныш мөхтәсибәте
Иске Айман авыл җирлегендә Колын авылында "Гөлчирә" мәчетендә авылның хәйриячеләре ярдәмендә ифтар мәҗлесе үтте. Ифтарга авылның өлкәннәре, мәчеттә дини дәресләр алучы балалар килде. Рамазан аенда мондый саваплы эш башкарып өлкәннәрне сөендерүчеләргә үз изгелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын!
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә сатып алынган товарны алыштыруда ярдәм итүне сораган кулланучы мөрәҗәгать итте. Яшь әти-әни кибеттән бала коляскасы сатып алган һәм бер кулланып караганнан соң ук тәгәрмәчләре белән проблема килеп туган – аның берсе "очып киткән". Кулланучы үзе раславынча, колясканы алар фатирдан урамга алып чыкканда да, кире алып кергәндә дә кул белән күтәргәннәр. Колясканы алмаштыруга һәм зарурлык очрагында экспертиза үткәрүгә бәйле рәвештә кибеткә мөрәҗәгать иткәннән соң, сатучы аларның дәгъваларын кире каккан. Кулланучыларның хокукларын яклау белгечләре сәүдә ноктасына чыгып, кибет җитәкчесе һәм хезмәткәрләре белән сөйләште. Әңгәмә барышында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ законының төп нигезләмәләре аңлатылды, әлеге норматив акт товар сатылганда кулланучы белән сатучы арасында барлыкка килүче мөнәсәбәтләрне җайга сала. Шулай ук РФ Хөкүмәтенең 55 нче карарында расланган товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең кулланучыларның үзләренә турыдан-туры кагыла торган бүлекләре дә аңлатылды. Уздырылган эш нәтиҗәсендә кибет җитәкчелеге колясканы, сатып алган бәясен яңадан хисаплап, шундый ук коляскага алмаштыру турында карар кабул итте. Яшь әни яңа коляскадан канәгать калды һәм бүлек хезмәткәрләренә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Казан буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Төнлә урыны белән яңгыр, яшен, көндез явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, көн ахырында һәм 3 июнь кичендә, 4 июньдә төнлә урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр, көндез урыны белән көчәйгәндә 16 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +7..+9 º .
Көндез максималь һава температурасы +18..+20 º.
Татарстан Республикасы буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Көн ахырында һәм 3 июнь кичендә, 4 июньдә төнлә яңгыр, урыны белән яшен, боз. Көндез явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, көн ахырында һәм 3 июнь кичендә, 4 июньдә төнлә урыны белән секундына 17-22 метрга кадәр, көндез урыны белән көчәйгәндә 18 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +6..+11 º.
Көндез максималь һава температурасы +16..+21 º.
2 июнь көнне Актанышта район үзәге предприятиеләре һәм оешмалары, авыл җирлекләре командалары катнашында II район җәйге спартакиадасы узды.
Спартакиаданы Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов ачты. Районның йөгерү, гер күтәрү, ядрә ыргыту, озынлыкка, биеклеккә сикерү, йөзү, таяк тартышу буенча ел чемпионнары ачыкланачак ярышта һәр катнашучыга, һәр командага уңыш теләде ул. Спорттагы казанышларын билгеләп, Энгель Нәвап улы Равил Хаҗиев, Фәнис Маликов, Ирек Мөхәммәтов, Илнур Хуҗин, Илдар Имамов, Нарис Габдуллинга – Актаныш район башлыгының Рәхмәт хатын, Раушат Насыровка ГТОның 8 баскычының алтын Күкрәк билгесен тапшырды.
Җәйге спартакиадада җирлек, оешма-предприятие данын яклауда күркәм традицияләр барлыкка килә. Актанышта чыныгу алып, бүген зур спортта үз рекодларын куючы якташларыбыз спартакиадада катнашу өчен махсус туган якларына кайта, беренче остазлары белән очраша, яуланган биеклекләр буенча фикер алыша, яңа максат билгели. Россиянең хоккей йолдызы Лиана Ганиева быел да Иске Байсар командасы өчен берничә спорт төрендә катнашып, беренче булды, үрнәк күрсәтте. Командага да җиңү китерде. Район үзәк хастаханәсе дә спортчы егет-кызлары белән республика ярышларында катнашып чыныгу ала, спартакиадада да шәхси беренчелектә дә, командалар арасында да җиңүче булды алар.
Җирлекләр арасында җиңүче командалар – Иске Байсар, Әтәс, Такталачык.
Мәктәпләр арасында – “Иман” спорт мәктәбе, Актанышның 1 нче һәм 2 нче мәктәпләре.
Оешмалар арасында – район үзәк хастаханәсе, кече нефть компаниясе, район башкарма комитеты.
Казан буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез. Көндез яңгыр, урыны белән яшен. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 4-9 м/с, көндез урыны белән 13 м/с кадәр, яшен вакытында 15-18 м/с кадәр тизлектә.
Төнлә минималь һава температурасы +12..+14°. Көндез максималь һава температурасы +22..+24°.
Татарстан Республикасы буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән яңгыр. Иртән һәм көндез аерым районнарда яшенле яңгыр. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 4-9 м/с, көндез урыны белән 13 м/с кадәр, яшен вакытында 15-20 м/с кадәр тизлектә.
Төнлә минималь һава температурасы +10..+15°. Көндез максималь һава температурасы +20..+25°.
Бүген, изге җомга кичендә, Актанышта районкүләм ифтар үтте. Районда икенче тапкыр мондый киң масштабта оештырылган ифтарда 500 гә якын кеше катнашты. Актанышка махсус ифтар өчен Татарстан мөфтие урынбасары – “Кол Шәриф” мәчетенең имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов килде.
“Кол Шәриф” мәчетенең имам-хатыйбы актанышлылар белән аралашты, рамазан ае, Ураза гаете хакында вәгазь-нәсыйхәтләр сөйләде.
Районыбыз имам - мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин җитәкчелегендә район үзәк стадионында ахшам намазы укылды.
"Батыр" спорт комплексында ифтар ашы әзерләнгән иде.