Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов үзенең тормыш иптәше Сәрия ханым белән бергә бүген Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирде.
Ул иртәнге сәгатьләрдә үк Актанышның технологик техникумында урнашкан 621 нче сайлау участогында үз тавышын бирде.
Татарстанда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы сайлауларда тавыш бирү башланды.
Республикада сайлау участоклары иртәнге 7дә ачылды, алар кичке 8гә кадәр эшләячәк. Алар барлыгы – 2 мең 811. Шул ук вакытта, Татарстанда 154 сайлау участогы электрон тавыш бирү комплекслары белән җиһазландырылган. Сайлаучылар иң күп булган 42 участокта бюллетеньнәрне автоматлаштырылган эшкәртү комплекслары эшләячәк.
16 меңнән артык татарстанлы «Мобиль сайлаучы» механизмыннан файдаланачак. Ул теркәлү урыны буенча түгел, ә үзеңә уңайлы булган участокта сайларга мөмкинлек бирә.
Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына 100 депутат сайлана: шуларның 50се – бердәм республика сайлау округы, тагын 50се – бермандатлы сайлау округы буенча. Татарстанда 2,9 миллионнан артык кеше тавыш бирү хокукына ия.
100 депутат мандатына 430 үз-үзен кандидат итеп күрсәтүче һәм сигез сәяси партия вәкиле дәгъва кыла.
Депутатлыкка кандидатларның күбесе - «Бердәм Россия» (55 кеше) партиясеннән. «Гадел Россия» - 44, ЛДПР – 40, КПРФ 30, Үсеш партиясе – 12, «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе» - 10, «Россия коммунистлары» партиясе шуның кадәр кандидат тәкъдим итте.
Округ мандатларына 230 кеше дәгъва кыла, шуларның 55е – үз-үзен кандидат итеп күрсәтүчеләр. Партия кандидатларына килгәндә, башта тугыз партия ТР Дәүләт Советына үз вәкилләрен үткәрергә планлаштырган иде. Сайлауларга шуларның җидесе барып җитте: «Бердәм Россия» (41 округ), КПРФ (45), ЛДПР (41), «Гадел Россия» (41), Үсеш партиясе (бер), «Россия коммунистлары» (биш) һәм «Яблоко» (бер).
Татарстанның үзәк район хастаханәләренә кичә – 7 сентябрь көнне 42 яңа ашыгыч медицина ярдәме автомобиле бирелде. Агымдагы елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте ашыгыч ярдәм машиналарын сатып алу өчен 864 миллион сум акча бүлеп биргән.
Соңгы елларда 461 фельдшер-акушерлык пункты һәм 23 табиб амбулаториясе төзелде, 1500 фельдшер-акушерлык пункты һәм 95 амбулатория ремонтланды.
Яңа автомобильләрне үзәк район хастаханәләренә һәм Ашыгыч медицина ярдәме станцияләренә тапшырдылар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов августта 75 ашыгыч медицина ярдәме автомобиле тапшырган иде инде, шуларның 59ы Казан өчен бирелде. 25 сентябрьгә кадәр тагын 70 автомобиль районнарга тапшырылачак.
Актаныш район баш табибе Айдар Хәев яңа реанимобильне Казан шәһәрендә тантаналы кабул итте.
«Авылның уңышлы үсеше-авыл халкы өчен уңайлы тормыш шартлары булдыру, беренче чиратта, медицина ярдәменең һәркем өчен мөмкин булуы. Районда барлык максатчан дәүләт программалары да гамәлгә ашырыла», - дип билгеләп үтте район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов, шулай ук ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде бүген – 7 сентябрь көнне Кәзкәй авылында фельдшер-акушерлык пункты бинасының файдалануга тапшырылу тантанасында.
Яңа фельдшер-акушерлык пункты Кәзкәй авылының 234 кешесенә хезмәт күрсәтәчәк, шуларның 39ы балалар. Диспансер исәбендә 24 кеше тора.
Фельдшер Сәрварова Рафисә Батыршәех кызы-югары категориягә ия, 35 ел авыл халкына хезмәт күрсәтә.
Яңа бинада фельдшер кабинеты, процедура кабинеты, кабул итүне көтеп утыру бүлмәсе, персоналның киенү-чишенү бүлмәсе, санузел, җыештыру-юу инвентаре саклау өчен бүлмә бар.
Программа гамәлдә булган елларда Актаныш районында барлыгы 2102 ана капиталына дәүләт сертификаты бирелде. Сертификат хуҗаларының 80% ы ана капиталы акчаларын тулысынча файдаланган. Программа гамәлдә булган вакыт эчендә барлыгы 715,8 миллион сум акча түләнде.
Актаныш районында 1 сентябрьгә 2848 ташлама алучы исәпләнә. Шулардан 1876 кеше (65,9%) дару белән тәэмин ителүдән баш тарткан. Баш тартучыларның проценты ел саен кими. Соңгы 3 елда дарулар белән тәэмин итү программасына якынча 300 кеше (якынча 10%) киредән әйләнеп кайтты.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе искә төшерә: 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль ташлама алучылар тиешле гаризаны пенсия фондының территориаль органнарына яки Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинеты аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара алалар. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.
Нинди дә булса сатып алуны тормышка ашырып, без аның сәламәтлек өчен куркынычсыз, сыйфатлы булуын һәм кирәкле куллану үзенчәлекләренә ия булуын телибез.
Кызганычка каршы, кибет киштәләрендә еш кына сыйфатсыз товарлар очрый.
Сыйфатлы товарны ничек сайларга һәм аны түбән сыйфатлы контрафакттан ничек аерырга?
Актаныш районында 7 сентябрь көнне кичке биштән - каурыйлы кошларга, 15 сентябрьдә төлкеләргә ау сезоны ачыла.
Кыр кәҗәләрен (косулялар), махсус рөхсәт алып, 1 октябрьдән ауларга була. Шулай ук пошига һәм кабан дуңгызына, су җәнлеге – кондызга да ау шул көннән башлана.
2019 елның 5 сентябреннән һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында кыйммәтле мехлы хайваннарны табуга рөхсәтнамә алу өчен гаризаларны кабул итү башланды.
Рөхсәтнамәне алу өчен, нинди районда аулауга карамастан, Татарстан Республикасы территориясендәге КФҮнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин . Шулай ук Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәтләре порталы аша яисә КФҮнең Call-үзәге операторлары ярдәме белән (843) 222-06-20 телефоны буенча, КФҮ филиалларына кабул итүгә алдан ук язылырга мөмкин.
Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина төбәк атнасы кысаларында Татарстан Республикасының "Саулык" сәламәтлек саклау комплексында булып, балаларны сәламәтләндерү һәм ялны оештыру шартлары белән танышты.
Эшлекле сәфәр барышында парламентарий корпусларны, сәламәтлек пунктларын, ашханәләрне, уен мәйданчыкларын һәм башка объектларны карап чыкты, балаларны сәламәтләндерү комплексы коллективы белән очрашты.
14 сентябрьдә Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы булышлыгы белән “Ат көне”нә багышланган ат спорты ярышлары узачак. Чараны тантаналы ачу 11.00 сәгатьтә була.
Ат чабышлары 40, 80 һәм 120 километр дистанцияләрдә була, приз фонды - 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр. Чара кысаларында зурлар һәм яшүсмерләр өчен төбәк һәм халыкара ярышлар, җирле токымнан булган “Авыл егетләре” атлары өчен чабышлар, “Аударыш” атларында көрәш буенча конкурс, атларны җигү тизлегенә, иң матур бизәлгән йөк арбасына конкурслар һәм башкалар планлаштырыла. Бәйрәмнең төп бизәге, гадәттәгечә, татар атларының чабышы булачак.
Моннан тыш, мәдәни-күңел ачу программасы эшләячәк, Казан шәһәренең балалар ат спорты мәктәбенә йөрүчеләрнең чыгышлары була, тимер чүкү буенча мастер-класс оештырыла, авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе эшләячәк, кайнар ризыклар һәм күңелле җыр-биюләр булачак.
Барлык ат яратучыларны яисә ат спорты белән шөгыльләнүчеләрне, ярышларда катнашып, үзләрен таныту өчен чакырабыз. Заявкалар 13 сентябрьгә кадәр (843)279-29-20, 279-29-77 (88), 279-76-43 телефоннары аша яисә fkksrt@bk.ru электрон адрес буенча кабул ителә.