Иске Җияш авылында 4,8 км озынлыкта асфальт юл салына. Быелгы елның төп вакыйгаларының бередер ул. Иске Җияш юлсызлыктан җәфа чиккән, бу проблеманың кайчан да булса уңай чишелеш табырына тәмам өметен җуйган авылларның берсе иде. Биредә изелгән, баткак юллар урынында бүген яңа түшәлгән асфальт „ялтырап” ята. Егерме, хәтта ун, биш ел элек “Иске Җияшкә асфальт керә”,- дисәләр, халык һич ышанмас иде...
Юл салуны “Актаныш юллары” оешмасы башкара. Күренеп тора, эшне булсынга, җиренә җиткереп, намуслы башкаралар.
Юллар төзелеше һәм аларны саклап тоту өчен районда быелның сигез аенда 207,4 миллион сумлык эш башкарылды. “Татавтодор”ның Минзәлә филиалы Актаныш участогы көче белән -155, “Актаныш юллары” көче белән 45,9 миллион сум.
Йортның билгеләнешен үзгәртү мөмкинлеге турындагы карарны йорт урнашкан муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органы кабул итә. Мондый тәртип 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде инде.
Бакча йортын торак дип тану өчен милекче җирле үзидарә органына тиешле гариза (шулай ук моны КФҮ офислары аша да эшләргә була) тапшырырга тиеш. Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы экспертлары аңлатуынча, гаризада йортның һәм җир кишәрлегенең кадастр номеры, мөрәҗәгать итүченең почта адресы, шулай ук җирле үзидарә органы тарафыннан гариза кабул итү ысулы күрсәтелә (электрон почта буенча, шәхсән һ.б.).
Гаризага күчемсез милек реестрыннан өйгә яки хокук билгеләүче документ (милек хокукы теркәлмәгән очракта) өземтәне теркәргә кирәк. Аның раславынча, бакча йорты гражданнарның сезонлы яшәү өчен генә түгел, ә бәлки даими куллану өчен дә файдаланырга мөмкинлеген бирә. Әгәр бакча йорты өченче затларның хокукында булса, әлеге затларның бакча йортын торак йорт итеп тану өчен нотариаль расланган ризалыгын тапшырырга кирәк булачак.
Бакча йортын торак дип тану, йә баш тарту турында карар гариза бирелгән көннән соң 45 календарь көннән дә соңга калмыйча җирле үзидарә органы тарафыннан кабул ителергә тиеш.
Җирле үзидарә органы карар кабул ителгәннән соң 3 эш көненнән дә соңга калмый мөрәҗәгать итүчегә җавапны гаризада күрсәтелгән ысул белән җибәрә.
Уңай карарны, бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына үзгәрешләр кертү турында гариза белән бергә, бакча йорты турында хокукларны теркәү органына тапшырырга кирәк. Моны Татарстан Республикасының теләсә кайсы КФҮ офисында, яисә почта аша җибәреп була. Җирле үзидарә органы йортның билгеләнешен үзгәртүдән баш тарткан очракта, мөрәҗәгать итүче бу карарга судта шикаять бирергә хокуклы.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елның 16 сентябреннән соң күчемсез милекне теркәү турындагы законга үзгәрешләр үз көченә керә, алар нигезендә бакча йортын торак, йә торак йортны бакча йорты дип тану турында кабул ителгән карар турыдан-туры хокукларны теркәү органына вәкаләтле орган тарафыннан җибәреләчәк.
Билгеле булганча, Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешендә зур роль уйнаучы кече һәм урта эшкуарлык яңа эш урыннары булдыру өчен зур потенциалга ия, төбәктә эшсезлек һәм социаль киеренкелек дәрәҗәсенең кимүенә ярдәм итә, төрле дәрәҗәдәге бюджетларга салым керемнәренең артуына алшартлар тудыра. Шуңа бәйле рәвештә, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өчен уңай шартлар тудыру республиканың социаль-икътисади үсешенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора.
Әлеге фактны исәпкә алып, Татарстан Росреестры кече һәм урта бизнеска ярдәм итү юнәлешен актив үстерә. Татарстан Республикасында инвестицион климатны яхшырту буенча «Юл картасы» дип аталган гамәлдәге чаралар планы нигезендә Росреестр теркәү процессының сыйфаты буенча югары күрсәткечләргә ирешергә һәм эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бару өчен җир кишәрлекләрен һәм башка күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә куярга омтыла.
Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының күчемсез милекне рәсмиләштергәндә документларны теркәү алдыннан әзерләү мәсьәләләрендә хокукый грамоталылыгын күтәрү максатыннан, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсендә Казан шәһәре, Авангард ур., 74, 2 нче подъезд, 4 нче тәрәзә адресы буенча консультацияләрнең махсус тәрәзәсе ачылды.
Монда кадастр исәбенә куярга һәм (яки) эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен билгеләнгән торак булмаган күчемсез милек объектларына милек хокукын теркәргә теләгән юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр мөрәҗәгать итә алалар.
Консультация үткәрү вакыты һәр сишәмбе 8 дән 12 сәгатькә кадәр. Түләүсез юридик консультация алу өчен 8 (843) 255-24-20 телефоны буенча алдан шалтыратырга мөмкин.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле барлык сораулар буенча консультацияне Росреестрның 8(800)100-34-34 бердәм тәүлек буе эшли торган телефон номеры буенча алырга мөмкин.
Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда 8 сентябрь көнне Актаныш районында 21190 кеше катнашты, бу барлык сайлаучыларның 94, 69 проценты.
Актаныш территориаль сайлау комиссиясе биргән мәгълүматлардан күренгәнчә, «Бердәм Россия» партиясенә сайлаучыларның 81, 44 проценты тавыш биргән. Икенче урында – КПРФ (12,60 процент), өченчедә – ЛДПР партиясе (1,78 процент). «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе – 1,26, «Россия коммунистлары» - 1,12, «Гадел Россия» - 0,99, «Үсеш партиясе» 0,5 процент тавышын җыйган.
Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда теркәлгән кандидатларга Актаныш районы буенча тавыш бирү түбәндәгечә:
10 -15 сентябрь көннәрендә Актаныш районы республиканың "Авыл яшьләре" дип исемләнгән XI Җәйге спорт уеннарын үзендә кабул итә.
2019 елның 10 - 15 сентябрендә Татарстанның Актаныш районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган “Авыл яшьләре” ХI җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышлары узачак.
Авыл спорт уеннары авыл халкының сәламәтлеген ныгыту, физкультура һәм спорт белән актив шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, авылда спортның аеруча популяр төрләрен үстерү һәм авыл халкы арасында сәламәт тормыш рәвешен булдыру максатларында үткәрелә. Ярышларда катнашучылар өчен катгый таләп – авыл җирлегендә яшәү.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, республикада милли уеннар колач җәя бара. Беренче мәртәбә алар 1998 елда Яшел Үзән шәһәрендә узган иде, ул чакта аларда бары тик 28 район гына катнашты. 2011 елдан башлап бу ярышларда республиканың 43 районы да катнаша. Ике ел саен уздырыла торган бу уеннар Буа, Чистай, Алабуга районнарында булды, ике мәртәбә Минзәләдә, Зәйдә һәм Мамадышта узды.
Быелгы ярышлар Актаныш авылында узачак. Финал ярышлары «Сәламәтлек» авыл спартакиадасы программасы кысаларында аркан тартышу, мас-рестлинг, милли «Көрәш», җиңел атлетика, волейбол, өстәл теннисы, шашка, шахмат, бадминтон һәм мини-лапта буенча булачак. Һәм, әлбәттә, чараның төп өлешен сыер савучылар һәм механизаторлар арасындагы ярышлар тәшкил итәчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл халкын - ярышларда активлык күрсәтергә, ә авыл тормышына битараф булмаган һәркемне ярышларда катнашучылар өчен җанатарга чакыра.
Актаныш халкы Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда актив катнашты.
Иртәнге 10 сәгатьтә барлык сайлаучыларның 5 899 ы сайлау участокларына килеп, үз тавышын биргән. Бу – барлык сайлаучыларның 26,3 проценты.
Көндезге 12 сәгатьтә барлык сайлаучыларның 12 372 се – 55,2 проценты сайлау участокларда үз тавышларын бирде.
18.00 сәгатьтә барлык сайлаучыларның 19 982 се - 89,1 проценты Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашып, үзләренең гражданлык позицияләрен белдерделәр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар көнендә Актанышка килде.
Ул үзе дә Актанышның 619 нчы сайлау участогында тавыш бирде. “Актанышта сайлау оешкан төстә бара. Татарстан Республикасы Президенты аппаратыннан Актанышка билгеләнгән вәкил буларак, Актанышта сайларга булдым. Гомумән, Актаныш районы республикада барлык күрсәткечләр буенча да алдынгы бара. Быел тәүлегенә 200 тонна сөт саудылар. 40 центнерга якын уңыш белән урып-җыюны тәмамлап киләләр. Сайлау күрсәткечләре дә яхшы бара, көннең беренче яртысында сайлаучыларның яртысыннан күбрәге тавыш биргән”, - дип, Алмаз Гапдерәүф улы, сайлауларның уңышлы узачагына ышанычын белдерде.
Начар метеорологик күренешләр:
Татарстан Республикасы территориясендә 9 сентябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән томан.
һава торышы
Алмашынучан болытлы һава.
Урыны белән бераз яңгыр.
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Җил төньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +5..+10°. Көндез максималь һава температурасы +18..+23°.
Актаныш районында барлыгы 46 сайлау участогы эшли. Шуларның җидесе үзәктә урнашкан. Актанышның үзендә 7 000 нән артык, районда 22 000 нән артык сайлаучы исәпләнә.
Сайлауларга 45 000 чамасы сайлау бюллетене әзерләнгән. Тавыш бирүчеләр сайлау участокларында 2 шәр бюллетень ала: берсе - партия исемлеге буенча депутатлар сайлау өчен, икенчесе - бер мандатлы округка депутатлар сайлау өчен.
Актаныш районы буенча дүрт сайлау участогында электрон тавыш бирү өчен комплекслар урнаштырылган. Алар Актаныш, Яңа Әлем һәм Пучы җирлекләрендә.
Сүз уңаеннан, 8 сентябрь көнне Татарстанда җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар да уза. Актаныш муниципаль районында алар 8 участокта 9 округ буенча үтә. Әлеге исемлектә Актаныш, Иске Айман, Такталачык, Татар Ямалысы, Теләкәй, Киров, Чалманарат, Татар Суыксуы җирле үзидарәләре.
Шунысын билгеләп үтү мөһим, актанышлылар иртәнге сәгатьләрдән үк бүгенге сәяси вакыйгага җаваплы карап, үзләренең гражданлык бурычларын үти башлады. Алар сайлау участокларына килеп, тавышларын бирәләр, шул рәвешле сайлауларда үз позицияләрен чагылдыралар.
Без нинди генә сәяси карашта булсак та, тавыш бирүдә катнашу – һәрберебезнең гражданлык бурычы, илебезгә эчкерсез хисләребезне белдерү, аның киләчәге турында кайгырту ул, - ди сайлау участокларына беренчеләрдән булып килгән райондашларыбыз.
Районның һәр сайлау участогында хокук саклау органнары вәкилләре эшли.
- Безнең бурыч - сайлау участокларында җәмәгать тәртибен саклау, аны бозуга юл куймау, - ди, Җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция җитәкчесе урынбасары, полиция подполковнигы Фәһим Нуриев. - Безнең хезмәткәрләр һәрвакыт сакта, сайлаулар ахырына да штаттан тыш хәлләр теркәлмәс дип өметләнәм.
Искәртеп үтәбез, Татарстанда 8 сентябрьдә Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлый. 100 депутат мандатына сигез сәяси партиядән 430 кандидат, шулай ук үз-үзләрен күрсәтүче кандидатлар дәгъва кыла. Тавыш бирүне 103 төбәк һәм федераль ММЧ яктырта. Сайлауларның чисталыгы артыннан күзәтүчеләрнең зур корпусы күзәтә: аерым участокларда 25 кешегә кадәр. ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, сайлаулар тәртип бозуларсыз уза, шикаятьләр булмаган.
Лилия Бәхтиева – Актаныш-информ