Иске Җияш авылында 4,8 км озынлыкта асфальт юл салына

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

Иске Җияш авылында 4,8 км озынлыкта асфальт юл салына. Быелгы елның төп вакыйгаларының бередер ул. Иске Җияш  юлсызлыктан җәфа чиккән, бу проблеманың кайчан да булса уңай чишелеш табырына тәмам өметен җуйган авылларның берсе иде. Биредә изелгән, баткак юллар урынында бүген яңа түшәлгән асфальт „ялтырап” ята. Егерме, хәтта ун, биш ел элек “Иске Җияшкә асфальт керә”,- дисәләр, халык һич ышанмас иде...

Юл салуны “Актаныш юллары” оешмасы башкара. Күренеп тора, эшне булсынга, җиренә җиткереп, намуслы башкаралар.

Юллар төзелеше һәм аларны саклап тоту өчен районда быелның сигез аенда 207,4 миллион сумлык эш башкарылды. “Татавтодор”ның Минзәлә филиалы Актаныш участогы көче белән -155, “Актаныш юллары” көче белән 45,9 миллион сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International