ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Актаныш район мәктәпләренең 8-9 сыйныф укучылары авыл яшьләренә һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында бүген – 15 октябрь көнне Актаныш икмәк кабул итү предприятиесендә, Актаныш агрегат заводында, технологик техникумда булдылар. Алар шулай ук  авылда үз-үзеңне табу, идеяларны тормышка  ашыру перспективалары һәм яшьләргә ярдәм чаралары белән дә таныштылар.

Чуракай авыл җирлегендә үзара салым акчасы 2019 елда халыктан 231 500 сум җыелып, дәүләт ярдәме белән бергә 1 157 500 сум булды. Әлеге акчага Әгьбәс, Елан авыл зиратларын койма белән тоту эшләре дәвам ителде, ике авылда мәчет янындагы ихаталар коймаланды, урам утлары кую эше барды, янган лампочкалар алыштыру башкарылды. Хәзерге вакытта Чуракай авылында өлешчә су трассасы алышына. Җирлектәге зиратларны, чишмәләрне документлаштыру эшләре алып барыла.

Мәскәүдә “Алтын  көз - 2019” агросәнәгать   күргәзмәсе  эше  кысаларында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы нәсел  һәм  товар  терлекчелеге  өлкәсендәге  казанышлары  өчен  алтын  бүләк  алды. Шулай  ук  татар  атлары  да  аерым  бүләкләргә  ия  булдылар.    Ике  кола  айгыр да алтын  бүләк  алдылар. 

“Моннан  тыш,    Татарстан бүләкләре  арасында  1  алтын    – сыерлар буенча  ("Татарстан" АХҖК, алар  күргәзмәдә  икенче мәртәбә катнашалар һәм узган  ел  көмеш алганнар иде),   1 алтын – кәҗәләр  буенча ("Лукоз" агрохолдингы),  2 көмеш («Бөреле» ЯАҖ һәм  «Матюшино» ҖЧҖ) һәм 1 алтын («Берсут» агрофирмасы” ҖЧҖ) мехлы  җәнлекләр буенча», - дигән  мәгълүмат  бирде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  “Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе”  ДКУ башлыгы  Ришат Зарипов.

Ришат Зарипов, бүләкне  алып,  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  казанышларын шундый  югары   дәрәҗәдә  тану   эшчәнлекне  бәяләүдә  бик  мөһим  критерий  һәм  алга  таба  уңышлы  эшләү өчен  стимул  булачак,  дип,  билгеләп  үтте. 

Шуны  әйтеп китәргә кирәк, күргәзмәнең  терлекчелек  блогында  кунаклар Татарстаннан ак төлке,  сусар, төлке  һәм мехлы  башка  җәнлекләр    белән, Балтач районыннан китерелгән Татарстан  тибындагы    Холмогор токымыннан  булган сыерлар, Лениногорск районыннан татар  токымлы  айгыр һәм Саба  районыннан  кәҗәләр  белән  таныштылар.   

Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры    Дмитрий Патрушев терлекчелеккә  һәм нәсел  эшенә багышланган    павильонда  булды.       Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы башлыгы  Татарстан    экспозициясе  белән  танышты һәм  авыл  хуҗалыгы  хайваннарының  төп  төрләрен  карап  чыкты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы


14
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Товар турында мәҗбүри рәвештә булырга тиешле мәгълүмат:

1. Техник регламентның исеме яисә техник җайга салу турында Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән һәм товарның туры килү-килмәвен мәҗбүри раслау турында таныклаучы билгеләмә.

2. Товарларның төп куллану үзенчәлекләре турында мәгълүмат.

Электрон җайланмаларның төп куллану үзлекләре алар башкарган функцияләр белән бәйле. Мәсәлән, кулланучыга җайланманы мәгълүмат тапшыру челтәренә тоташтыру мөмкинлеге, мондый челтәрләрнең характеристикалары (мәсәлән, 3G, 4G, Wi-Fi), фото-, видеога төшерү мөмкинлекләре (төшерү режимнары, сыйфат характеристикалары), шалтыратуларны тормышка ашыру, смс-хәбәрләрне тапшыру мөмкинлеге турында мәгълүмат бирелергә тиеш.  

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова Көнчыгыш икътисади форум мәйданчыгында прививка ясау кампаниясенең башлануы, халык белән эшләү һәм россиялеләргә профилактик прививкалар кертүне арттыру, шулай ук вакцинацияләүдән һәм прививкаларга каршы көрәштән икътисади файда турында сөйләде. 

Дәүләт Думасы алданган өлешчеләрне, торак-төзелеш кооперативлары әгъзаларын яклауга юнәлдерелгән закон проектын беренче укылышта кабул итте. Инициатива ТТК әгъзаларына, намуссыз төзүчеләрдән зыян күргән очракта, торакның базар бәясе буенча дәүләттән компенсация алу хокукын бирә. Закон проекты Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин җитәкчелегендәге барлык фракцияләр вәкилләре тарафыннан кертелде.

Дәүләт Думасы депутаты, икътисад, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага аңлатма бирде:

«Закон проекты Дәүләт Думасы тарафыннан өстенлекле тәртиптә карала, төзәтмәләр уртак эш һәм алданган өлешчеләр белән очрашулар барышында әзерләнгән. Алданган өлешчеләргә ярдәм фонды хисабына югалган торак бәясен кайтару буенча хокукый механизм булдыруны гадел һәм кирәкле дип саныйм».

Закон проекты тарафыннан төзүченең банкротлык процедурасы барышында ТТК әгъзасы булган гражданнарга фонд мөлкәте хисабына каплауны түләү мөмкинлеген тәэмин итү, шулай ук гражданнарга акчаны түләүгә дәгъва итәргә мөмкинлек бирә торган таләпләрне беркетү күздә тотыла.

 

14 октябрьдән Россиянең 21 төбәгендә федераль каналларның аналогик трансляциясе туктатылачак.

Кайбер гражданнар цифрлы телевидение сигналын кабул итү өчен приставка сатып алуга киткән чыгымнарга компенсация алырга мөмкин. Компенсация цифрлы приставканың факттагы бәясе күләмендә, ләкин 1000 сумнан артмаган күләмдә бирелә. 

Әгәр телевизор 2012 елга кадәр чыгарылса, цифрлы телевидениене кабул итү өчен гражданин тиешле приставка сатып ала. Компенсация алу өчен җиһаз сатып алу һәм аны урнаштыру  турында белешмә, паспорт, шулай ук гаиләнең һәр әгъзасына керемнәр турында белешмәләр тапшырырга кирәк.

Компенсация алу хокукы түбәндәге категория гражданнарга бирелә:

-күп балалы гаиләләр һәм инвалид балалары булган гаиләләр, аларда җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбән булган очракта, айлык пособие  алучыларга;

-ялгыз яшәүче пенсионерлар, 70 һәм аннан өлкәнрәкләр, җан башына уртача керем 20 мең сумнан артмаган очракта;

-ялгыз яшәүче инвалидлар (инвалидлардан торган гаиләләр) җан башына уртача кереме 20 мең сумнан артмаганда.

14 октябрь көнне Актаныш авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Мөнҗия Муллаян кызы Газизова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тыл хезмәтчәненә фидакарь хезмәтләре өчен Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нурлыева рәхмәт белдерде, район башлыгы Энгель Фәттахов, РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

Актаныш районында алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү максатында ведомствоара комиссия утырышы узды. Утырышта Актаныш районында алкогольле продукция сатучы лицензиатлар катнашты. Сөйләшүдә Татарстанда җитештерелүче һәм читтән кертелгән исерткеч эчемлекләр сату, бер кешегә исәпләгәнгә кулланылган хәмер күләме, кибетләрдәге алкогольле продукция ассортименты, халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү,  дәүләт санитар-эпидемиология күзәтчелеге буенча агымдагы елның гыйнвар-август айларындагы эшчәнлеккә анализ ясалды.

«Казан» агросәнәгать паркында 12 октябрь көнне  Татарстан районнары мәгариф оешмалары катнашында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык сәнгать һөнәрләре әйберләре республика ярминкәсе узды. Районнан әлеге ярминкәдә Актаныш технологик техникумы катнашты. Мәйданчыкта тәкъдим ителгән товарларны Россия мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина бәяләде.

Күп төрдә продукция  ассортименты һәм ирешелгән уңышлардан күргәзмәлекләр тәкъдим ителде ярминкәдә. Мәгариф оешмаларына   авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә һәм һөнәрчелеккә өйрәнүдә яшьләрне җәлеп итүгә карап бәя бирелде.

Ярминкәдә Ирина Потехинаны ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов озатып йөрде.

Актаныш технологик техникум осталары  барлык теләүчеләргә дә үзләре әзерләгән  продуктларны һәм аш-су эшләнмәләрен татып карарга тәкъдим иттеләр. Хөрмәтле кунакларга да  яңа пешкән коймак, татар милли ризыклары, кайнатма һәм кайнар чәй тәкъдим ителде.

Татарстанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 14 сентябрьдә старт алган иде. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре атна саен шимбә көннәрендә  яңа елга кадәр дәвам итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International