«Казан» агросәнәгать паркында 12 октябрь көнне Татарстан районнары мәгариф оешмалары катнашында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык сәнгать һөнәрләре әйберләре республика ярминкәсе узды. Районнан әлеге ярминкәдә Актаныш технологик техникумы катнашты. Мәйданчыкта тәкъдим ителгән товарларны Россия мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина бәяләде.
Күп төрдә продукция ассортименты һәм ирешелгән уңышлардан күргәзмәлекләр тәкъдим ителде ярминкәдә. Мәгариф оешмаларына авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә һәм һөнәрчелеккә өйрәнүдә яшьләрне җәлеп итүгә карап бәя бирелде.
Ярминкәдә Ирина Потехинаны ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов озатып йөрде.
Актаныш технологик техникум осталары барлык теләүчеләргә дә үзләре әзерләгән продуктларны һәм аш-су эшләнмәләрен татып карарга тәкъдим иттеләр. Хөрмәтле кунакларга да яңа пешкән коймак, татар милли ризыклары, кайнатма һәм кайнар чәй тәкъдим ителде.
Татарстанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 14 сентябрьдә старт алган иде. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре атна саен шимбә көннәрендә яңа елга кадәр дәвам итәчәк.