Истәлек билгеләрен райондашларыбызга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тапшырды.
.jpg)
Мәдәниятне үстерүдә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының социаль –агарту бүлегенең баш белгече Гәрәева Альбина Әдис кызы “Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды.
.jpg)
Терлекчелек өлкәсендә югары күрсәткечләргә ирешүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Актаныш” агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ферма мөдире Камалова Илүсә Фаяз кызына “Татарстан Республикасының Атказанган терлекчесе” дигән мактаулы исем бирелде.
.jpg)
Дәүләт бүләген Ленар Сәүбән улына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тапшырды.
.jpg)
Һава торышы
Яшь эшкуарларны проектны гамәлгә ашыруда катнашырга чакырабыз.
Проектның координаторы: Әмирханова Гүзәл Рифат кызы, «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» Берлеге проектларын тормышка ашыру бүлеге җитәкчесе, тел. +79372822795, эл. почта: strategy@tpprt.ru
«100 лидер – Татарстан киләчәге» проектында теркәлүгә сылтама: http://100leadersrt.ru/.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашында үткән район Советының III чакырылыш 45 нче утырышында районның иң яшь үзмәшгуль эшмәкәре Риназ Исламхуҗин да чыгыш ясады.
.jpg)
Бүген Татар Суыксу авыл җирлегендә РСФСРның атказанган табибәсе, Почет билгесе ордены кавалеры Исламова Миңзифа Гаяз кызы истәлегенә чаңгы ярышы үтте.
.jpg)
Актанышның легендар шәхесе - Актаныш районының беренче санлы мактаулы гражданы Баязит Мөхәммәтов өчен дә бүгенге иртә аеруча истәлекле башланды. Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Баязит Шәймәрдан улының өендә булып, аның хәлен белде, район, республика өчен куйган хезмәтләрен лаеклы бәяләп, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан истәлек билгесе тапшырды.
Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Иске Байсар авылының хөрмәтле аксакалы Мирсәгыйть Котлыяровка, куйган хезмәтләрен лаеклы бәяләп, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшырды.