БЕЗНЕҢ ЭКСКЛЮЗИВ МИЗГЕЛ: Марат Әхмәтов Актаныш районының иң яшь үзмәшгуленә нинди вәгъдә бирде?

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашында үткән район Советының III чакырылыш 45 нче утырышында районның иң яшь үзмәшгуль эшмәкәре Риназ Исламхуҗин да чыгыш ясады. Ул үзмәшгульлек прграммасына теркәлүнең уңай якларын үз мисалында бәян итте.

Риназ Актаныш урта мәктәбенең унберенче сыйныфында белем ала. Фанерага рәсем төшерү белән шөгыльләнгән райондашыбыз  башта кечкенә лазер станогын ясый, аннары, гаиләсенең ярдәме белән,  зур станокны булдыра.

Бүгенге көндә үзмәшгуль Риназ Исламхуҗин  тулы бер линияне җайга салган: картиналар, кул беләзекләре, брелоклар, телефон тышлыклары, ручкалар, брелоклар эшли. Башка сувенирлар ясарга да омтылышы бар аның. Быел Актанышта үткән авыл яшьләре форумында катнашучылар өчен  60 футболкага заказ да алган уңган егет. Риназ социаль челтәрләр, интернет кибетләр аша үз кул эшләрен сатуны да җайлаган.

Киләчәктә Риназ Исламхуҗин аерым бинаны арендага алып, эшчәнлеген шунда дәвам итәргә тели. Хезмәтен тагын да нәтиҗәлерәк итү өчен аңа тагын да көчлерәк лазер һәм фрезер станогы алырга кирәк. Бу хакта яшь үзмәшгуль чыгышында да әйтеп үтте.

Марат Готыф улы әлеге станокларның бәяләре белән кызыксынып, оста куллы Риназга бу станокны алып бирергә вәгъдә итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International