Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы һәм Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар елында Татарстан Республикасында яшьләрне эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән 4 проект эшләячәк. Шулай итеп, 2020 елның мартында 500 мең сумлык приз фонды белән “100 лидер – Татарстан киләчәге”
проекты эшли башлый, ул яшьләрне эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән һәм талантлы балаларга бизнес-планлаштыруда, команда барлыкка китерүдә, проектларны төрүдә белемнәрен арттырырга, шулай ук аларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк.
Аналогия буенча 2020 елда «Экспортка ярдәм итү», «Үзмәшгульләр өчен 100 идея», «Киләчәккә 100 юл» - өлкән сыйныф укучылары өчен проектлар әзерләнә.
"Проект эшчәнлеге юнәлешләре: IT, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше, мәгариф һәм профессиональ әзерлек», – дип санап үттеләр Сәүдә-сәнәгать палатасында.
Конкурс берничә этапта узачак. Алар арасында Менеджмент технологиясе, клиентларга юнәлеш бирү, проектларның ныклыгы, проект белән идарә итү, командалар төзү, лидерлык дәресләре һәм проектларны яклау булачак.
Яшь эшкуарларны проектны гамәлгә ашыруда катнашырга чакырабыз.
Проектның координаторы: Әмирханова Гүзәл Рифат кызы, «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» Берлеге проектларын тормышка ашыру бүлеге җитәкчесе, тел. +79372822795, эл. почта: strategy@tpprt.ru
«100 лидер – Татарстан киләчәге» проектында теркәлүгә сылтама: http://100leadersrt.ru/.