ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Район хуҗалыкларында дәвам иткән техник карауларның чираттагысы бүген "Таң" җәмгыятендә гамәлләштерелде. Басу-кырларга чыгачак 25 трактор, 15 тагылма агрегат энә күзеннән үткәрелеп, аларның әзерлек дәрәҗәсе яхшы дип бәяләнде.

Җәмәгать, мондый сәбәпләр белән урамга чыгу тыела! Таҗлы вирус дигәнең үз кануннарын гамәлгә кертте: Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү шартларында урамда йөрү өчен эш бирүчедән белешмә яки  СМС-пропуск кулда булу шарт . Система 1 апрель төнендә эшли башлады.

2020 елның 31 мартында үз-үзеңне изоляцияләү чорында татарстанлыларга хәрәкәтләнү хокукын бирә торган махсус рөхсәтләр алу тәртибен гамәлгә кертә торган карар кабул ителде.

Эшкә чыгучы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә эш бирүчедән белешмә алырга кирәк. Йөкләр, шул исәптән ашамлык продуктларын ташу өчен йөк җибәрүче өстәмә рәвештә билгеләнгән формадагы белешмә бирергә тиеш. Бу белешмәләр Татарстан территориясе буйлап хезмәт вазыйфаларын башкаруга бәйле булмаган хәрәкәт итүгә рөхсәт бирми.

Продуктлар һәм дарулар ташучы волонтерлар хәрәкәте өчен белешмәләр бирүне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы башкарачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча, республикада бүгенге көнгә авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклек сөт савымы 3 805 тонна тәшкил итә, бу узган елның шушы чорына караганда 152 тоннага (+4,2%) күбрәк. Продуктивлык буенча, һичшиксез, Әтнә районы алда бара, биредә һәр сыердан уртача 30,9 кг сөт савалар. Җитештерелгән сөт күләме буенча беренчелекне Кукмара районы тота (көнгә 305 тонна). Узган ел белән чагыштырганда сөт күләмен шактый арттырган районнардан Саба районын әйтергә кирәк, биредә көнгә 215 тонна сөт савыла, бу 26%ка күбрәк. Шулай ук Мамадыш, Балтач, Түбән Кама, Актаныш, Азнакай, Биектау һәм Арча районнары терлекчеләренең күрсәткечләре дә начар түгел.

Төбәкләрдә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә АПК предприятиеләрен вакытында дезинфекцияләүне башкарырга һәм хезмәткәрләрне индивидуаль яклау чаралары – бармакчалар, битлекләр, антисептиклар белән тәэмин итәргә кирәк. 

Хәзерге вакытта үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкына фермер продукциясен өйгә китертергә тәкъдим итә. Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен электрон сәүдә челтәрләре аша сату буенча шактый актив эш алып барыла, продукцияне өйгә китереп бирү буенча 40тан артык мәйданчык эшли. Сезнең игътибарга шуларның аеруча популяр булганнарын тәкъдим итәбез.

Дәүләт Думасы депутатлары РФ Президенты йөкләмәсе буенча әзерләнгән Россия Банкы турындагы законга төзәтмәләр ахыргы укылышта кабул итте, ул коронавирус эпидемиясе белән бәйле рәвештә кредит каникулларын күздә тота.


1
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген, 1 апрель көнне, Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп Венера Хәева билгеләнде.

Начар метеорологик күренешләр:
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 2 апрелендә иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә.

“Игелек үзәге”нең кайнар элемтә телефонына үзизоляциядәге 65 яшьтән өлкәннәр һәм инвалидлар чылтыратып ярдәм сорый ала. Бүген Актаныш авылында яшәүче Дилә апа Гаянова кан басымы төшкәч, 3-02-80 номерын җыеп дару кирәклеген әйтә. Диспетчер социаль хезмәткәр, волонтер Гөлназ Хәбировага хәбәргә чыга.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International