Аларның берсе Гомәр Әхмәдуллин 1944 елда 18 яшендә яуга чакырыла. 1945 елны Ерак Көнчыгыш чигенә озаталар. Чита өлкәсеннән Монголиягә керәләр, шуннан Япония баскакларын тар-мар итәләр. 1952 елга кадәр хезмәт итә. “Японияне җиңгән өчен” һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Бөек Ватан сугышы ветеранын бүген Җиңүнең 75 еллыгы белән Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов котлады.
Гаисә Хисмәтулла улы 1943 елның 25 июлендә 17 яшендә сугышка китә. Җиңү көнен Берлинда каршылый. 1949 елга кадәр Германиядә элемтәче булып хезмәт итә.
Иске Богады авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына кече митинг та узачак. Бу хакта Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Ватан сугышы ветераны Җәүдәт Шәемовны котларга килгәч, җирлек башлыгы Илсур Фәттахов әйтте. Җәүдәт абый Шәемов Актаныш районында быелгы Җиңү бәйрәмен каршылаучы 12 ветеранның берсе, ә Иске Богады җирлегенә караган алты авылга исән-сау бердәнбер сугыш ветераны.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Тимер абый Фәрдиевне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы медален күкрәгенә беркетте. Очрашудан файдаланып, актив җәмәгать эшлеклесе Тимер Фәрди улы район тормышында якты эз калдырган ветераннарның исемен мәңгеләштерү буенча җитәкчеләргә тәкъдим ясады.
Актаныш районы җирлекләрендә ветераннарны хөрмәтләү дәвам итә. Яңа Әлем авыл җирлегендә яшәүче тыл хезмәтчәннәре район хакимияте әзерләгән күчтәнәч кабын һәм ил җитәкчеләренең котлау открыткаларын 5 май көнне җирлек башлыгы Дилбәр Әнвәрова кулыннан кабул итеп алды. Бөек Җиңү көне уңаеннан хөрмәтләнгән 14 ветеран арасында Сәлимә апа Фәсхиева да бар иде.
.jpg)
Җиңү көне алдыннан Россия Федерациясенең барлык 84 субъектында да “Сезгә, кадерлеләребез!” - «Вам, родные» дигән акция старт алды. Бүген, 7 май көнне, әлеге акциягә Актаныш волонтерлары да кушылды.
.jpg)
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ мәгълүматы буенча:
2020 елның 8 маенда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле көньяк-көнчыгыш җиле көтелә (Казанда 15 м/с ка кадәр).
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны карамыйча калдыру мөһим.
2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шиферның һәм башка материалларның төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга карый.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Эре агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар белән янәшә җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Куркынычны катларның өске тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җилдә өзелгән декор тәкъдим итәргә мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана барган биналар тирәсендә арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яисә эш бинасында мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - "101,112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе һәм шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
6 май көнне Татар Ямалысы җирлегендә гомер кичерүче 14 тыл хезмәтчәне дә Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның һәм Актаныш районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховның котлау открыткаларын һәм хакимиятнең күчтәнгәч кабын кабул итеп алды.
.jpg)
Ел саен Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан, күркәм традиция буенча, район башлыгы Энгель Фәттахов районыбызда яшәүче сугыш ветераннарының өйләрендә булып, аларны бәйрәм белән тәбрикли. Быел да әлеге традициягә тугры калып, 7 май көнне Энгель Нәвап улы 12 сугыш ветеранының да өйләрендә булды, аларны Җиңүнең 75 еллык юбилее белән тәбрикләде, хәл-әхвәлләрен белде, ил, республика җитәкчеләренең котлау хатларын, бәйрәм пакетларын тапшырды.
Пучы авылында гомер итүче Халидә Гәрәеваны йөз яшьлек юбилее белән Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов котлады. Халидә Сәетгәрәй кызының туган көне 1945 елдан башлап илебез халкы дулкынланып көтеп ала торган Җиңү бәйрәмен каршылаган вакытка туры килә. Халидә апаның быелгы юбилее аеруча истәлекле, үзенә 100 яшь, Бөек Җиңүгә 75 ел тула. Шуңа күрә юбилей бүләкләрен дә ике дата уңаеннан кабул итте озын гомерле райондашыбыз. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хаты белән бергә Энгель Нәвап улы Халидә Сәетгәрәй кызына үзенең тәбрикнамәсен, чәчәк гөлләмәсе, истәлек бүләкләрен тапшырды.
.png)