Пучы авылында гомер итүче Халидә Гәрәеваны йөз яшьлек юбилее белән Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов котлады.
.png)
Халидә Сәетгәрәй кызының туган көне 1945 елдан башлап илебез халкы дулкынланып көтеп ала торган Җиңү бәйрәмен каршылаган вакытка туры килә. Халидә апаның быелгы юбилее аеруча истәлекле, үзенә 100 яшь, Бөек Җиңүгә 75 ел тула. Шуңа күрә юбилей бүләкләрен дә ике дата уңаеннан кабул итте озын гомерле райондашыбыз.
.png)
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хаты белән бергә Энгель Нәвап улы Халидә Сәетгәрәй кызына үзенең тәбрикнамәсен, чәчәк гөлләмәсе, истәлек бүләкләрен тапшырды.
.png)
Пучы авыл җирлеге башлыгы Нияз Нуретдинов та авылның иң өлкән кешесен хөрмәтләп туган көненә килгән. Авыл хуҗасы Ак әбигә җылы юрган бүләк итте.
.png)
Халидә Гәрәева үз һөнәренә тугъры калып, әле дә төз буй-сынлы. Укытучы кыз яшьли партия сафларына кабул ителә. Комсомол секретаре булып эшли. Мөгаллимлек хезмәте белән бергә авылда агитацияя-пропаганда эшендә актив катнаша.
.png)
Җирле радиодан чыгышлар ясый. Колхозчыларга лекцияләр укый. Халидә апа гомерлек ярын да мәктәптә очрата: тормыш иптәше, Бөек Ватан сугышы инвалиды, ветеран Касыйм Миргалимов белән Качкын авылында укытучы булып эшләгәндә таныша.
.png)
Биредә бер ел мәктәптә укыткач, яшь укытучыларны Мөслим районы Сәет авылына укытырга җибәрәләр. Лаеклы ялга чыкканчы, шушы авыл сулышы белән яши алар. Соңыннан Халидә апаның туган авылы Пучыга күченәләр. Улы, ике кызы кайгыртуында бәхетле картлык кичерәләр.
.png)
Хәзер Халидә апа кызы Рәмилә апа тәрбиясендә.
.png)
Кызы Рәмилә апа әнисенең яшь чагында бакчачылык белән ныклап шөгыльләнүен дә искә алды. Былтыр да Халидә апа көздән карлыган куакларын утыртырга җир әзерләп куйган.
.png)
Менә шулай 100 яшьтә дә хәрәкәттә-бәрәкәт дип бер гасырлык юбилеен каршылый Актаныш йөзьяшәре.