ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген, 13 гыйнвар көнне, иртәнге 8.00 сәгатьтә терекөмеш баганасы Актанышта -34 градус күрсәтә иде. Ә Иске Балтач авылында -40 ка кадәр төшкән.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы республика муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре һәм идарәләре җитәкчеләренә һава температурасы түбән булуга бәйле рәвештә мәктәпләрдә дәресләрне үткәрмәү турында тәкъдимнәр белән хатлар җибәрде.

Узган елда Республикада яшәүче 1 млн. 136 мең кешегә барлык төр пенсияләр тулы күләмдә һәм Закон билгеләгән вакыт аралыгында түләнде

      Гыйнвар башында районда ел саен спорт һәм сәламәтлек декадасын үткәрү матур гадәткә керде. Мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре чаңгыда узышуда  ГТО нормаларын тапшырды. Район Советы һәм башкарма комитетта эшләүчеләр дә осталыкларын күрсәтте. Актаныштагы “Бүләк” чаңгы трассасын беркайчан да кар каплаганы юк, биредә спорт мәктәбе укучылары көн саен узышларга чыга, аларга предприятие-оешмаларда эшләүчеләр дә кушыла.


12
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Җирлектәге авылларның буран салган кар көртләреннән чистартылуы турында авыл башлыгы Галина Имамова хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында хезмәт хакын тоткарлауга карата шикаятьне сылтама буенча бирергә мөмкин https://mtsz.tatarstan.ru/zhaloby.htm .
Актаныш муниципаль районында халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия хезмәт хакын түләмәү мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Кайнар линия телефоны:
8 (85552)3-44-16
8(85552)3-44-02
8(85552)3-09-83

2021 елның беренче яртыеллыгында «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә дәүләт статистикасы федераль хезмәте 2020 ел өчен Россия Федерациясенең барлык субъектларында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары эшчәнлегенә федераль статистик күзәтү үткәрә.

Росстат тарафыннан биш елга бер тапкыр үткәрелә торган кече бизнесның икътисади исәбен алу – тоташ күзәтү. Ул кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча дәүләт сәясәтен уңышлы гамәлгә ашыру һәм кече бизнеска ярдәм итү чараларын эшләү өчен максималь объектив мәгълүмати нигез булдырырга мөмкинлек бирә.

Тоташ күзәтүнең дөрес нәтиҗәләрен алу өчен респондентларның киләсе тикшерүгә уңай мөнәсәбәтен формалаштыру мөһим шарт булып тора.

Алдагы тоташ һәм сайлап алу тикшерүләрен үткәрү тәҗрибәсе күрсәткәнчә, кече эшмәкәрлек субъектлары бизнесның мобиль секторы булып тора, Федераль салым хезмәтендә теркәгәндә күрсәтелгән телефоннар һәм адреслар һәрвакыт актуаль түгел.

 

 

2021 елның 1 февраленә кадәр әйләнештә катнашучыларның барысы да 2021 елның 1 гыйнварына кадәр сатылмаган товарларны маркаларга тиеш. 2021 елның 1 гыйнварыннан җиңел сәнәгатьнең маркаланмаган товарларын әйләнештә йөртү тыелды.

 

Түбәндәге җиңел сәнәгать товарлары идентификация чаралары белән мәҗбүри маркаланырга тиеш:

 

- кием-салым предметлары, шул исәптән натураль яки композит күннән ясалган эшче киемнәре;

 

- машинада яки кул белән бәйләнгән хатын-кызлар яки кызлар өчен трикотаж блузалар, блузоннар;

 

- пәлтә, ярымпәлтә, өске кием-япма, плащлар, курткалар (шул исәптән чаңгыда йөрү өчен дә), җиңелчә куртка, штормовка һәм шуңа охшаш әйберләр;

 

- урын-җир, ашханә, бәдрәф һәм кухня өчен кирәк-ярак кием.

 

Җиңел сәнәгать товарларын маркалау турында белешмә мәгълүмат Дәүләт маркировкалау системасының рәсми сайтында һәм тикшереп тору буенча Честный ЗНАК сайтында басылган, түбәндәге адрес буенча:  https://честныйзнак.рф/business/projects/light_industry/ , Техник ярдәм күрсәтү буенча мәгълүмат үзәге белешмәләре: e-mail: support@crpt.ru , тел.: 8 (800) 222 1523.

 

Товарларны маркалау һәм күзәтү турындагы бүлек Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының  https://minpromtorg.gov.ru/activities/markirovka/  рәсми сайтында.

 

 

 

 

 

 

“Коммунисервис-Актаныш” муниципаль унитар оешмасы Яңа елдан яңача эшләүгә күчте, үз канаты астына каты көнкүреш калдыклары полигонын алды. Оешма коллективына Актаныштагы паркларны, җәяүле сукмаклары-тротуарларны тәртиптә тоту йөкләнгән. Шулай ук 12 бистәне кардан арындыруга да әлеге оешма җавап бирә. “Коммунсервис-Актаныш”ның узган ел Пучы зонасында оештырылган грейдер хезмәте быел да Пучы, Иске Айман, Усы, Түке, Әтәс җирлекләрен кардан чистарту эшен дәвам итә. Иске Сәфәр авыл җирлеге дә бу төркемгә кушылып “Коммунсервис-Актаныш”ка заявкалар бирә башлаган.

31нче декабрь көнне Актанышта традицион бал-маскарад үтте.

Карны хуҗалык тракторы гына чистартырга өлгермәгәч, Пучы зонасында барлыкка китерелгән грейдер хезмәтеннән файдаланырга уйладык. Пучы, Әтәс, Түке, Усы җирлекләре “Коммунсервис-Актаныш” оешмасы тарафыннан бирелгән техника белән урам чистарту хезмәтен булдырды. Трактористы Пучы авылында яши, үз эшенә бик җаваплы карый торган абзый. Хәзер кар күп яугач, шушы тракторга чират торабыз. Мн дә шушы төркемгә кердем, хуҗалык җитешә алмаганда грейдерны чакыртам. 8 сәгать тоташ чистарта, бер сәгать чистарткан өчен 1500 сум түлибез,- диде Гөлнара ханым.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International