ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген хакимияттә район Советының 4 нче чакырылыш 13 нче утырышы узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр: халыктан кергән мөрәҗәгатьләр буенча эш оештыру, 2022 елга һәм 2023-2024 елларга бюджетны билгеләү.
Утырышта ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин да катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Хәбибуллин Альберт Галимҗан улы бүген Актанышта гражданнарны кабул итте. Шәхси сорау һәм мөрәҗәгатьләр белән килгән һәркемне дикъкать белән тыңлап, чишелеш юлларын искәртте ул.


13
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Район Советы һәм башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре, белем бирү учрежденияләре җитәкчеләре өчен цифрлаштыру буенча район башлыгы Энгель Фәттахов тарафыннан оештырылган һәм В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион Университет ярдәмендә гамәлгә ашырылган укулар дәвам итә. Бүген бездә кунакта Фәнис Габидуллин 


12
декабрь, 2021 ел
якшәмбе

Хөрмәтле райондашлар!
Актаныш муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән Сезне чын күңелдән дәүләт бәйрәме - Россия Федерациясе Конституциясе көне белән тәбрик итәм. 

14 декабрь, сишәмбе көнне, 14.00 сәгатьтә район хакимиятенең утырышлар залында, район Советының чираттагы утырышы узачак


11
декабрь, 2021 ел
шимбә

Ике көн дәвамында Актанышыбызның Балалар иҗат үзәге татар моңына, татар җырына күмелде.


10
декабрь, 2021 ел
җомга

Район агросәнәгать комплексында хезмәт куйган оешмаларның еллык эшчәнлеген бәяләгән киңәшмәләр дәвам итә. Бүген аның чираттагысы, район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә "Таң" хуҗалыгында узды. Хуҗалыкның терлекчелек һәм игенчелек өлкәләрендәге яңарышлары күздән кичерелде. Техникаларның сакланышы, тагылма агрегатларның ремонты бәяләнде.


9
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Район тарихында 22нче тапкыр үткәрелгән "Игелек марафоны"нда быел 2 млн 512 мең сум акча җыелды. Алар, алдагы елда мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызның сәламәтлекләрен ныгытуга, яшәү рәвешен яхшыртуга юнәлдереләчәк.

9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, мәктәп укучылары арасында ришвәтчелеккә каршы узган бәйге нәтиҗәләре игълан ителеп, җиңүчеләр хөрмәтләнде. Укучылар рәсем, плакат, апликация, инша һәм эссе номинацияләрендә көч сынады.

Аның нигезендә полиция хезмәткәрләренә
- тоткарлау өчен торак йортларга үтеп керү хокукы;
- җинаять кылганнарны кулга алганнан соң гына үзе белән таныштыру хокукы;
- Кеше гомерен саклап калу яки җинаять кылучыны тоткарлау өчен автомобильләрне ачу һәм үтеп керү хокукы биреләчәк


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International