Район тарихында 22нче тапкыр үткәрелгән "Игелек марафоны"нда быел 2 млн 512 мең сум акча җыелды. Алар, алдагы елда мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызның сәламәтлекләрен ныгытуга, яшәү рәвешен яхшыртуга юнәлдереләчәк.
Аерым алганда, район хуҗалыкдары 635 000 сум (декада кысаларында өстәмә, җирлекләрдә 500 мең сумлык аерым ярдәм), җирлек башлыклары 78 000, төзелеш оешмалары 500 000 гә якын, район оешма һәм учрежденияләре 321 000, эшмәкәрләр 300 000 артык һәм 71 000 сумга адреслы, мәгариф, мәдәният, спорт һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куючылар 1 млн сумнан артык акча җыеп тапшырдылар.
Узган ел марафонда 2 446 349 сум җыелган иде һәм 141 райондашыбызның хәлен яхшыртуга тотылды.